news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрмәүче җырчы Альбина Абрамова: «Тормышыбызда төрле мизгелләр була...»

news_top
Күрмәүче җырчы Альбина Абрамова: «Тормышыбызда төрле мизгелләр була...»
социаль челтәрләр

Татарстанның халык артисты Вадим Захаровның Чаллыда узган «Шоу түгел, концерт-2» программасында күрмәүче җырчы Альбина Абрамова да чыгыш ясады. Альбина инде күп еллар Вадим Захаров концертларында җырлый, алар гаилә дуслары да.

Альбина Абрамова Түбән Кама шәһәрендә яши. Ул күрү сәләтен 6 айлык чагында югалткан. 2020 елда җырчының тормышында зур вакыйга булды: ул үзе кебек үк күрмәүче Рөстәм исемле егет белән танышып, гаилә корып җибәрде. 2021 елда аларның кызлары туды.

Альбинаның, бәби үстерү мәшәкатьләре белән, шактый күптәннән сәхнәдә күренгәне юк иде. Тамашачы бик җылы каршылады, дәррәү алкышлады үзен. Альбина 2 җыр башкарды, аның берсе туганнарга багышланган иде.

«Дуслар, безнең тормышыбызда төрле мизгелләр була. Шатлыклы мизгелләр дә, моңсу, авыр мизгелләр дә. Әле ярый шуларны бүлешердәй иң якын, иң кадерле туганнарыбыз бар яныбызда», – диде һәм «Туганнарым, сездә генә уйларым» дип аталган җырын башкарды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар