Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрмәгәннең күрәсе килә (Кәрим Кара)

Ире Мөссәлим белән Шәрифә бик матур гомер иттеләр. Мөссәлиме күзләренә генә карап тора иде Шәрифәсенең. Авыр эшләр эшләтмәде, өрмәгән җиргә утыртмады, балаларга үрнәк әти булды. Тик Ходай озын гомер бирмәгән икән үзенә. Илле яшен узар-узмас гүр иясе булып куйды. Теге начар чир алып китте аны. Әнә шулай ялгызы торып калды Шәрифә.

news_top_970_100

Район үзәгендә яшәделәр алар. Эшкә булган Мөссәлим алпавыт сарайларына тиң итеп корды хуҗалыгын. Кирпечтән салынган өй иркен, зур иде, җимеш-җиләк бакчалары урап чыккысыз. Кош-кортка аерым урын төзелгән, бер дигән мунча, җәйге өй. Ихатаның һәр җиренә матур таш түшәлгән. Коеп яңгыр яуганда да аягыңны чылатмыйсың.

Шундый тормышта шатланып яшисе дә яшисе иде, әмма алдарак китеп барды шул Мөссәлиме. Ике кызы кияүгә чыгып, Казанда урнашып калдылар, туган авылы, якыннары еракта иде.

Ялгызы яши-яши ямансулый башлады Шәрифә. Керсә ялгыз, чыкса ялгыз дигәндәй, бер авыз сүз кушар кеше юк янында. Әле сәламәтлеге яхшы иде аның, дәрте бөркелеп тора, төскә-башка да алыштыргысыз иде башкалардан. Әле һаман үзен үзе бик карый иде ул. Иртәләрен һич иренмичә гимнастика ясый, майлы, холестеринлы ризыкка кагылмый, гәүдә авырлыгын контрольда тота. Ә теге төрле иннек-майларга һич акча жәлләми, сыланып кына тора. Кәефе килеп бизәнсә, артистларга алыштыргысыз була. Үзен чибәрләр исәбендә дип саный иде Шәрифә. Хәер, бар хатын-кыз үзен дөнья чибәре дип саный инде ул.

Шөкер, җитеш иде аның тормышы, кисә - затлы киеме, ашаса - татлы ризыгы бар алдында. Балалары ярдәмнәреннән ташламыйлар, оныклары дәү әни дип аһ итеп тора. Әмма карый да тирә-яктагыларга, эче поша Шәрифәнең. Тегесе ире белән парлашып базарга бара, монысы ире белән чөкердәшеп бакча казый, түтәл ясый. Тамак тук, өс бөтен булу гына җитми адәм баласына, аңа янында тере җан кирәк.

Шәрифәнең сагышланганын кызлары да сизделәр хәтта. Бер кич утырганда турыдан-туры әйттеләр үзенә.

Синең әле яшең үтеп бармый, әни. Берәр ипле генә кеше очраса, тагын бер кат гаилә корып кара, – диделәр. Шуннан соң уянып киткәндәй булды хатын. Әлбәттә, Мөссәлиме янында булса, чит-ят ирләргә күтәрелеп тә карамас иде. Хәзер инде күңеленә вәсвәсә керде. Кайда барса да: кибеттә чиратка торганда, больницада врачка күренгәндә, өй каршындагы парккка саф һава суларга чыкканда, үтеп-сүтеп йөргән ир-ат затларына сынап карый торган булды. Уеннан гына ниндирәк адәм икәнен, холкы-фигылен төсмерләргә тырышты. Хатын-кыз хисләр белән яши бит ул. Ялгыз чакларында, кич йоклар алдыннан, я булмаса төн уртасында уянып янындагы көчле зат ниндирәк булыр дип хыялланды. Әлбәттә, һәрвакыт язмыш язган яртысы гәүдәгә-фәлән таза, көләч йөзле, йомшак телле, бик акыллы, тәрбияле булып күз алдына килде. Тизрәк очратасы килә иде Шәрифәнең алда көткән тормыш иптәшен, кулга кул тотышып якты киләчәккә бергә барасы килә иде.

Хәзерге көндә фән баш әйләндергеч ачышлар ясый бит. Берничә дистә еллар элек кенә без якыннарыбыздан ай буе хат әйләнеп килгәнен зарыгып көттек, бик ашыгыч чакта телеграммалар суга идек. Ә бүгенге көндә Җир шарының теләсә кайсы почмагы белән секунд эчендә бәйләнешкә керергә була. Менә интернет дигән хикмәте дә бик җайлы адәм баласы өчен. Шәрифә бар үҗәтлеген җигеп, ноутбукта эшләргә өйрәнде. «Вконтакте», «Одноклассники» битләрендә сәгатьләр буе утырырга риза иде ул.

Интернетның белмәгәне юк. Әлеге минутта кайда, кем ялгызлыктан интеккәнен, үзенә тиң пар эзләгәнен күз ачып йомганчы әйтеп бирә ул. Шунысын да өстәргә кирәктер: ун кешенең тугызы компьютер белән син дә мин. Туксан яшьлек бабайлар Казаннан Арчага кайтканда смартфоннарында төрле уеннар уйнап кайталар. Шәрифә дә үзенең теләген тормышка ашырырга ноутбугы ярдәм итәргә тиеш дигән фикергә килде. Эшләрен тәмамлап, кичке якта әнә шундый танышу битләрендә сәяхәт кыла башлады ул, үзенең дә битен ачты, «в активном поиске» дип тә язып куйды әле.

Бик тә мавыктыргыч шөгыль икән ул чит-ятларның серләрен бүлешү, баш җитмәстәй тәкъдимнәр уку, аһ-зарларга шаһит булу. Гаҗәп кешеләр бар инде бу дөньяда, теләк-сораулар да төрле-төрле. Кемнедер сайлаганының матди ягы кызыксындыра, кемдер яшьрәк булсын дип авыз суын корыта, берсенә талчыбыгыдай нечкә булсын, икенчесе кочакка сыймастайны эзли. Кайсы көне буе авыз ачып сүз әйтмәскә дигән шарт куя, бер ишеләре ит, йомырка, балыкны авызга алмый, гел үлән ашап яшәргә ризалашканны сайлый. Шулай да күпләренең теләкләре уртак: яхшы кеше очратып, калган гомерне тиң-тигез яшәргә! Әлбәттә, Шәрифә дә шундый игъланнарны тәфсилләп өйрәнде, күңеленә хуш килердәй ир-атны эзләде.

Очрый иде арада аның теләкләренә якын торган кандидатлар. Тик берсенең фотосында борыны озынрак күренде, басып торуларын ошатмады, тегесе ерак яши, монысының кесәсендә җилләр уйный, өченчесе бәйрәмнәр яратам дигән. Башта ул һәрберсен энәсеннән җебенә кадәр үткәрә иде. Бар яктан идеал булырлык ирне кайдан табасың? Андыйларга күптән хуҗа табылган, өлгер хатыннар богау салганнар муеннарына.

Шул көннәрдә тагын бер ир кеше теркәлде бу биткә. Куйган фотосы бик тә күңеленә хуш килде Шәрифәнең. Менә әйткән булалар, имеш, ир-ат кына матурлыкка алдана, ә хатыннар акыллыны эзли, диләр. Төптән дөрес түгел, гүзәл зат та матур ир-атка җебеп төшә. Шулай инде, кешенең сөйкемлелеге дә кирәк.

Күп ягы ошады Саматның ( теге ирнең исеме Самат икән) Шәрифәгә. Язган сүзләреннән ягымлылык бөркелеп тора. Күрше районның бер авылыннан икән. Монысы да мөһим бит аралашырга теләсәң. Каф тау артында яшәгән кеше белән ноутбук аша гына язышып торулардан нидер үзгәрмәячәк. Менә эшсез булуы икеләндерде. Авылда эш юк та юк инде, Самат терлек карыйм, шуның акчасына яшим дигән. Пенсия яшенә җитмәгәнлеге күренеп тора, өрлектәй таза ир. Әгәр уртак тел тапсалар, авыл җирендә чиләнеп ятмас Самат, Шәрифә янына күчеп килсә дә була ич, монда яшәү шартлары да күпкә яхшырак. Төрле яклап уйлаганнан соң бу иргә сәләм хаты юллады Шәрифә.

Ике арада хат алышулар башланды. Ике яктан да сораулар күп иде. Саматның җаваплары җитди, ышанычлы тоелды Шәрифәгә. Ир дә Шәрифәне ошатты булса кирәк. Аралашулар ешайган саен аның язмаларында иркә сүзләр дә күренгәли башлады.

Хатын-кыз күңеле өчен күп кирәкми. Бер күрмәгән иренә чын-чынлап гашыйк булды Шәрифә, төшләрендә саташа башлады Самат белән. Соңгы вакытларда Самат һәр язмасында күрешү турында сүз куертты. Шәрифә каршы түгел иде, ялындырган булып кыланды да, тәвәккәлләп Саматны үзенә кунакка чакырды. Саматның җавабы көтелмәгәнрәк булды. Ул хуҗалыгын ташлап чыгып китә алмый икән. Шәрифәнең дә ниндидер таныш түгел авылны эзләп йөрергә теләге юк иде. Шуннан Самат үз район үзәгендә бер кафега очрашырга димли башлады. Сүзләр ялганмаса, автобуска утырып кайтып китәр Шәрифә, утырып сөйләшкәннән соң нидер ачыкланыр әле...

Бу вариантка ризалашты Шәрифә. Ә нигә күрше районга барып кайтмаска? Ул яклар белән танышыр, кибетләрдә йөрер, кафега кереп утыруның да бер гаебе юк. Килештермәсә, сикереп торыр да чыгып китәр, ул ирекле кеше.

Теге район Казан юл өстендә иде. Шәрифә бизәнеп-ясанып автобуска чыгып утырды да ике сәгатьтән Самат яшәгән район үзәгенә килеп төште. Бер кочак чәчәкләр белән каршы алды аны Самат. Шунда торган машинасына утыртып, бер кафега алып китте. Теле теленә йокмады ирнең, күзләрен Шәрифәдән аерып ала алмады, минут саен соклануларын белдерде. Фотосына караганда да сөйкемлерәк күренде ул хатын күзләренә.

Уртакул гына кафега кереп утырып ашарга заказ бирделәр. Самат Шәрифәгә аерым гына шәраб тә китертергә әйткән иде, баш тартты ул. Ә Самат үзе руль артында. «Болай да дуслыгым юк ул шайтан суы белән», – дип серен чиште ул яңа танышына.

Кафеда утыру озакка сузылды. Күптәнге танышлар төсле тоела башладылар алар бер-берсенә. Урамга чыкканнан соң Самат:

Автобуска вакыт җиткәнче, әйдә, минем яшәгән өйне дә күреп кит. Биш чакрым араны ярты сәгатьтә барып әйләнәбез, – дигәч, моны гадәти хәл итеп кабул итте Шәрифә. Нәрсә була, имеш, күрше авылга барып ураганнан?

Авылга кадәр асфальт юл икән, унбиш минут та юлда үтмәгәндер. Саматның да хуҗалыгы нык күренде, сузылып киткән лапасның озынлыгы гына утыз метрлап булгандыр. Капканы ачып керүгә аларны түзә алмаслык мөгрәү тавышлары каршылады.

Эчерер вакыт җиткән, тиз генә караштырып куйыйм инде мин, – дип аңлатты да Самат, җитез генә киемнәрен алыштырып чыкты. Шәрифәгә бер читтә басып тору уңайсыз иде.

Бәлки минем дә ярдәм кирәктер? - дигән булды ул.

Бик яхшы булыр, – дип сүзләрен авызыннан тартып алды Самат, хатынның кулына эш халаты китереп тоттырды. Кунак лапас башыннан чутсыз терлекләргә күбә-күбә печән төшереп таратырга тиеш булды. Өйрәнмәгән эштән тирләп-пешеп чыкты Шәрифә, матур киемнәре тузан белән капланды. Самат та тиз-тиләмән кыланып терлекләрнең асларын чистартты, чиләк-чиләк су ташыды.

Бер төрле эштән бушап, һушына килеп сәгатенә караса Шәрифә, автобус киткәненә бишбылтыр икән инде. Утырып елыйсылары килде аның. Кабарып чыккан учлары әрнеп авыртырга тотындылар.

Ярый бүгенгә очына чыктык шикелле, – диде Самат өс-башын каккалап.- Калганын иртәгә дәвам итәрбез. Әйдә, керик, берәр нәрсә ашарга хәстәрләп ал.

Әле ни булганын төшенеп җитмәгән Шәрифә күндәм генә Самат артыннан ияреп өйгә керде. Өй эчендә аяк басарлык урын юк, пычрак иде.

Хәзер үз өең, иртәгә җиң сызганып арчып чыгарсың әле. Сиңа кадәр торып булышкан бер убырлы карчык яхшылыкка түзә алмый чыгып киткән булды. Шуннан бирле хатын-кыз кулы тигәне юк бу бүлмәләргә...

Шәрифә җәлт кенә өстендәге халатны салып атып, ишеккә омтылды.

Миңа кайтырга кирәк, такси булса да чакыртырмын, – дип чыгарга булашты ул. Әмма Самат ялт кына аның беләгеннән эләктереп алды.

Кая? Монда килгәч, чыгу юк инде ул. Күрәсеңме күпме эш көтә сине. Тау-тау керләр бар, чутсыз савыт-саба, әнә лапаста маллар үкереп тора. Синез эш бармас, җанкай. Утыр өстәл артына, – дип хатынны урап үтте дә хуҗа, кайдандыр ачкыч чыгарып, ишекне бикләп алды.

Ә хәзер әйдә кавышу көнен билгеләп үтик, – дип суыткычтагы шешәдән ике кырлы стаканга аракы койды Самат, үз өлешен колкылдатып йотып та куйды. - Әйдә, ялындырып утырма эчкән тамагыңа, беләбез синең ишеләрне...

Җир ярылса, ике уйлап тормый шунда сикерер иде Шәрифә, валлаһи. Бер агарды, бер кызпарды ул, башы буталды, ә Самат таза тешләре белән шатырдатып тозлы кыяр чәйнәде.

Кайта алмады ул көнне Шәрифә. Ул көнне дә, икенче көнне дә кайтармадылар кайгыдан кара янган хатынны. Самат аның һәр адымын каравыллап кына торды, ишәк урынына туктамый эшләтте, шуның өстенә иң ямьсез сүзләр белән мыскыллады да әле.

Өй чистарды, керләр юылып үтүкләнде, плитәдә ашлар пеште, терлекләр Шәрифәне үз итә башладылар. Хатын да сыерның кайсы ягыннан утырып саварга кирәклеген төшенде.

Бер көнне Самат артыграк салып йоклап киткәч, өстендәге халаты белән өйдән качып китә алды Шәрифә. Яхшы кешеләргә очрап, бер тиенсез үз бусагасына кайтып егылды. Бусаганы үткәч, үз идәненә тәгәрәп ятып елады. Ярты көн ваннасыннан чыкмый пычракларыннан арынды. Киеп кайткан сәләмәләрен чүплеккә чыгарып атты. Тәмләп чәй эчкәннән соң, йомшак кәнәфиенә җәелеп утырып, тыела алмый үзеннән көләргә тотынды. Ах җүләр, җүләр... Балаларыңа кунакка йөр, оныкларыңны сөй, бәйләмеңне бәйлә, бакчаңда кишер-кәбестәңне үстер, клубтагы түгәрәктә ахирәтләрең белән җырлар өйрән. Адым саен тормыш яме кадерен белгән кешегә...

Шул вакыйгадан соң озак вакытлар ир-атка күтәрелеп туры карый алмый йөрде әле Шәрифә. Шулай инде, авызы пешкән – өреп каба!

Тагын бер җөмлә өстәсәк тә артык булмастыр дип уйлыйм мин. Күрмәгәннең күрәсе килә...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100