news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Куркытыр өчен генә аткан». Фермер 17 яшьлек кызны үтергән

news_top

Ростов өлкәсендәге авылда машинада баручы кызны атып үтергәннәр. Авыл халкы сүзләренчә, фермер ир-ат кызны ялгыш үтергән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига 27 апрельгә каршы төндә Цимлянский районында була. Атудан соң кызны хастаханәгә алып киләләр. Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, кызга 2 сәгать операция ясыйлар. Табиблар тырышлыгына карамастан, кызны коткара алмыйлар. Атучы ир-ат тиз арада тоткарлана.

«Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, ир-ат үзенең терлекләрен урларга килгәннәр дип уйлавы ихтимал. Андый очраклар берничә тапкыр булды инде, шуңа күрә ул ут ачкан», – дип хәбәр итә РЕН ТВ корреспонденты.

Фермерның туганы сүзләренчә, яшь кыз танышы белән бергә машинада утырып бара. Алар фермерның терлекләре торган урын яныннан уза. Шул чакта урамга ир-ат йөгереп чыга һәм, куркытыр өчен, һавага ата.

«Машинага тигән. Ул кая тигәнен уйламаган да шул. Иртән килгәч, биредә бөтен кеше шокта, диделәр», – ди туганнары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар