Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Куркытмакчы идем». Башкортстанда яшәүче хатын апасының корсагына пычак кадаган

news_top_970_100
«Куркытмакчы идем». Башкортстанда яшәүче хатын апасының корсагына пычак кадаган
https://www.pexels.com/

Башкортстанның Баймак районы суды биредә яшәүче хатынны сәламәтлеккә зур зыян китереп, саксызлык аркасында кеше үтерүдә гаепле дип тапкан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Суд материаллары буенча, 2021 елның 26 декабрендә икетуган хатыннар бер фатирда, икесе дә исерек була. Апалы-сеңелле туганнар талаша, аннары сугыша башлыйлар. Бер хатын икенчесен имгәтергә маташа, тик үтерергә уйламый. Тик хөкем ителүче хатын туганының корсак астына пычак кадый.

Судта бу хатын гаебен таный, саксызлык аркасында үтердем дип аңлата. Аның сүзләренчә, ул туганы белән талаша, аннары апасын тынычландыру өчен кулына пычак ала. Апасы пычак күргәч куркып калыр дип уйлый. Ләкин апасы бу хатынның киеменә ябыша һәм үзенә таба тартып китерә. Алар икесе дә пычак өстенә егыла. Хөкем ителүче хатынның сул кулындагы пычак апасының корсагына кадала. Аннары ул апасының ярасын кулы белән кысып тота, канны туктатмакчы була. Урынга ашыгыч ярдәм чакыралар.

Суд карары буенча, апасын үтергән хатын биш елга ирегеннән мәхрүм ителә. Аның кызын 14 яшь тулмау сәбәпле, хөкем карарын үтәү 2023 елның 1 ноябренә кадәр кичектерелә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100