Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Куркыныч уен». Зөлфәт Зиннуров ватрушкага утырган гаиләсен машинада тартып йөргән

Зөлфәт «ватрушка»ны машинага тагып, басуда гаиләсен шудырткан видеолар куйган.

news_top_970_100
«Куркыныч уен». Зөлфәт Зиннуров ватрушкага утырган гаиләсен машинада тартып йөргән
Салават Камалетдинов

«Каникулларның соңгы көнендә кызларымны чинатып кайттым әле. Рәхәтләндек шуып басуда. Бик ошады үзләренә», — дип язган шоумен.

Зөлфәт егетләр өчен машина үзенчәлекләре турында язса, хатын-кызларга да борчылыр урын калдырмаган. «Хатын-кызлар өчен: юк, куркыныч түгел, трос озын; ситуацияне контрольдә тоттым; юк, борылганда очыртмый; тәгәрмәч астына керми, уралмый; тизлек тиз түгел, әйбәт кенә; басу тигез, чокырлар юк; җылы киенгәннәр, хатын да; барысы да итектән. Әйе, шарфлары бар; машинада җылы; юк, трассада йөрмәдек», дигән Зөлфәт.

Видеода Зөлфәт машинага тагылган «ватрушка» да башта кызлары белән хатынын тартып йөрсә, аннары аны хатыны тартып йөргән. «Хатынны беренче тапкыр механика»га утырттым. Әле нинди машина бит, «Газ-69». Кузгалып китә алырмы инде, балакаем. Булдыра, хатын», — ди ул.

«Моның өчен штрафка тартмыйлармы соң?», дип язган бик күп җырлар авторы Айдар Тимербаев.

«ГАИ тотмады дип язарга оныткансың» дип комментарий калдыручыга «аларның ГАИлары үзләренеке, алар бит Саба егетләре» дип җавап язганнар.

«Болай ярамый бит», «Куркыныч уен» дигән комментарийлар да бар.

«Гаиләсе белән ял итә, гаиләсенә уңай эмоцияләр бүләк иткән», — дип мактаучылар да табылган.

Ир-атлар машина белән кызыксынган: «Түбәсе брезентмы», «Гур турында аерым яз әле, мәсәлән тәгәрмәч эзендә ничек тота үзен», «Чүмеч куеп эксковатор гына ясыйсың калды инде бу машинадан» «Понижайка (түбән) кушырга кирәк. Йөрәген көчлисең. Көпчәк тә әтәч».

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Каникулларның соңгы көнендә кызларымны чинатып кайттым әле))) Рәхәтләндек шуып басуда. Бик ошады үзләренә. Уңнан сулга сыпырып карый аласыз. Егетләр өчен: - пониженный бар, ансыз йөрдек бүген - болай да умыра. - газ 69 1955 нче елгы, 417 ле двигатель, үзебез җыеп чыктык. - отвал электрический, лебедка белән. - гур, подогрев сидений, люк һәм башкалар. - тәгәрмәчләр дисковеред, всесезонный. Хатын-кызлар өчен: - юк, куркыныч түгел, трос озын, ситуацияне контрольдә тоттым. - юк, борылганда очыртмый/тәгәрмәч астына керми/уралмый - тизлек тиз түгел, әйбәт кенә. - басу тигез, чокырлар юк. - җылы киенгәннәр. Хатын да. - барысы да итектән. Әйе, шарфлары бар. - машинада җылы. - юк, трассада йөрмәдек. Барыгызга да уңышлар! Яңа ел белән! #авторитет #күкәмәч #зиннуровлар #газ69 #күлле #хатынтүз

Публикация от Зульфат Зиннуров (@zulfat_zinnurov)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100