Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Куркыныч шөгыль»: ни өчен Татарстан халкы чебен гөмбәсе ашый башлаган?

Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенең токсикология бүлегенә гөмбә ашап очраклы агуланучылар гына эләкми. Реанимациягә агулы гөмбәне махсус, аз гына микъдарда кулланучыларны да китерәләр.

news_top_970_100
«Куркыныч шөгыль»: ни өчен Татарстан халкы чебен гөмбәсе ашый башлаган?

Әлеге күренешне «мухоморный микродозинг», ягъни «чебен гөмбәсе микродозингы» дип атыйлар, микродозинг — бик аз микъдарда куллануны аңлата, хәзерге вакытта бу практика бөтен ил буенча киң таралган икән. «Тылсымлы» гөмбә нәрсәсе белән җәлеп итә һәм мондый тәҗрибә нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин — бу хакта «Снег» хәбәрчесе язмасында. 

Нәрсә ул «микродозинг», нәрсә өчен кулланыла?

Борынгы заманнардан ук кешеләр «тылсымлы» гөмбәләрне дини яки шаман йолаларында кулланган. Психоделик хәләткә кереп, борынгы бабаларыбыз үзләрен борчыган бик җитди сорауларга җавап эзләгәннәр, үз-үзләрен һәм әйләнә-тирәне аңларга тырышканнар, ә кайберләре хәтта аллалар белән дә сөйләшкән. Мондый ритуаллар вакытында кулланган матдәләрнең микъдары әнә шул микродозинг төшенчәсенә туры килә. 

Психоделик матдәләрнең җиңелчә дозаларын куллану, ягъни микродозинг белән шөгыльләнү кешелек дөньясында узган гасырда тарала башлый. Депрессия, невроз, шизофрениянең һәм аддикциянең төрле формаларын дәвалау максатыннан XX гасыр табиблары аңны үзгәртергә сәләтле матдәләр белән тикшеренүләр үткәрә. Әмма ул вакытта әлеге күренеш халыкка таралмый. 

Микродозинг киң җәмәгатьчелектә 2010 елдан соң популярлаша башлый. Нәкъ менә шул чорда Силикон үзәнендә яшәүче һәм эшләүчеләрнең барысының да даими рәвештә зур булмаган микъдарда психоделик матдәләр куллануы, шул рәвешле баш мие эшчәнлеген яхшыртулары турында мәгълүмат тарала. Галлюциногенлы гөмбәләр, ЛСД яки башка психоактив матдәләр кулланып, айтишниклар креатив фикерләү сәләтен арттырырга, чыдамлык һәм игътибарны туплау мөмкинлекләрен үстерергә хыялланган. 

Чебен гөмбәсенең популярлыгы нигә арта?

Бу җәһәттән берничә караш бар. Сәбәпләрнең берсен без инде атадык: микродозинг Силикон үзәнендә популяр булганлыктан, психоделиклар ярдәмендә аңны үстерү һәм камиллеккә омтылу прогрессив фикер йөртүнең синонимына әверелә. Күпчелек өчен — прогрессив, димәк, модалы. 

Татарсанның атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, профессор Ләйлә Шәйдукова фикеренчә, микродозингны популярлаштыруга пандемия дә зур өлеш кертте: «Бик күпләр эш урыннарын югалтты, ә чебен гөмбәсе җыеп сату (урманда алар бит җитәрлек) — акча эшләүнең бер ысулы. Икенчедән, ковид чорында халык төшенкелеккә, апатиягә бирелде, үлем-китемнәрнең күплегенә ияләшә башлады. Бу темадан чиктән тыш ялыгу сәбәпле, күңелне тынычландыру юллары кирәк иде.

Дөнья күз иярмәс тизлек белән үзгәрә, яңа технологияләр артканнан-арта, каршылыклы мәгълүмат шулкадәр күп, конкурентлык үсә, яңа гасыр кешелек алдына яңа мәсьәләләр куя. Кешелекнең бер өлеше дөньяда барган вакыйга-процессларны аңларга, тирә-яктагы хаоста үз урынын билгеләргә тели. Берәүләр җавапларны рухи практикалардан эзли, үзләрен камилләштерү юлын сайлый, икенчеләре психоактив матдәләр белән экспериментлар үткәрә, шул исәптән, чебен гөмбәсен дә эшкә җигәләр. 

«Түбәсе киткән маймыл» теориясе һәм «тылсымлы» нәтиҗә

Галлюциногенлы гөмбәләр белән мавыгучылар «түбәсе киткән маймыл» теориясенә салынырга ярата. Теорияне уйлап табучы этноботаник Теренс Маккенна үзенең «Аллалар ризыгы: чын белем агачын эзләү» («Пища богов: поиск настоящего древа познания») дип аталган китабында безнең бүгенге үсеш дәрәҗәсенә җитүебез кайчандыр очраклы гына «тылсымлы гөмбә» ашау нәтиҗәсендә булган, дип аңлата. Имеш, зур дозада псилоцибин куллану туры басып йөрүче кешенең баш миен шул дәрәҗәдә камилләштерә ки, ул акыллы кешегә әверелә. Маккенна әйтүенчә, псилоцибин «безне хайван акылыннан артикуляцияле сөйләм һәм күзаллау дөньясына тартып чыгарды».

Чебен гөмбәсендә псилоцибин юк-югын. Әлеге гөмбә составындагы психоактив матдә — мусцимол. Шуңа карамастан, кызыл эшләпәле киң таралган гөмбәне дә «тылсымлы» сыйфатларга ия дип уйлаучылар бар. Интернетта сатучылар вәгъдә иткәнчә, ул «фикерләү эшчәнлеген яхшырта, креатив фикерләү һәм эшкә сәләтне, хәтерне, фикерне туплау мөмкинлеген арттыра, баш миенең когнитив функцияләрен үстерә». Чебен гөмбәсе сәүдәгәрләре әле тагын «курку һәм стресс кимиячәк, зарарлы гадәтләрдән баш тартасыгыз киләчәк, бактерияләр һәм вирусларга каршы торучанлык үсәчәк» дип ышандыра. 

Микродозингның караңгы ягы

«Снег» ачыклаганча, психоделиклар белән мавыгучыларга Казан табиблары да игътибар иткән. Агулы гөмбәләр микродозингы белән «дәваланып» хәлләре авырайганнар табибларга сирәк мөрәҗәгать итә, билгеле, әмма, кем әйтмешли, шундый күренеш күзәтелә. 

 «Элек безгә, гөмбә микродозингыннан соң агуланып, елына дүрт кеше мөрәҗәгать итсә, узган елда андыйларның саны җидегә тулды», — ди 7нче шәһәр хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина.

Аның сүзләренә караганда, галлюциногеннарның аз микъдары ярдәмендә пациентлар онкология белән депрессияне дәваларга маташа. Бу очракта авыруның клиник билгеләре чебен гөмбәсе белән агулануга бик охшаган була: вакыйга бик тиз борылыш ала. Табибларга тиз арада ярдәм күрсәтеп өлгерү мөһим, чөнки агуланучы гомерлеккә инвалид булып калырга яки бөтенләй гомере белән хушлашырга да мөмкин. Чебен гөмбәсендәге бик нык агулы мускарин дигән матдә йөрәк-кан тамырлары, үзәк нерв системаларын, бавыр һәм бөерләрне зарарлый.  

«Без бары тик агулы гөмбәләр кулланучыларны куркыныч нәтиҗәләр турында кисәтә генә алабыз. Чебен гөмбәсенең микродозалары нинди йогынты ясарга мөмкин булуын төгәл әйтеп булмый. Гөмбә составындагы мускарин фәндә яхшы өйрәнелгән. Әлеге белемнәргә таянып, фараз кыла алабыз: даими кулланган очракта нейротоксик агуның хәтта кечкенә генә микъдары да үзәк һәм периферик нерв системасына, нейротроп тукымага зыян салырга, токсик энцефалопатиягә китерергә мөмкин», — ди Татарстанның атказанган табибы Ләйлә Шәйдукова. 

Физиологик нәтиҗәләрдән тыш, галлюциноген матдәләрнең менталь сәламәтлеккә зыяны турында да онытмаска кирәк. Теләсә кайсы «практик”тан сорарга була — һәркайсының да «тегеннән кире кайтмаган» танышлары ачыкланачак. «Тылсымлы» гөмбәләрне чиктән тыш артык куллану кешенең психикасына төзәтеп булмаслык хилафлык китерүе ихтимал. 

Гөмбәгә закон юкмы?

Чебен гөмбәсе микродозингы кеше гомеренә куркыныч тудыруга карамастан (исегезгә төшерәбез, бик агулы матдә, төгәл дозировкасы билгесез, мусцимолның кеше организмына тәэсире ныклап өйрәнелмәгән һәм башкалар), «тылсымлы» гөмбәне интернетта тиз һәм җиңел генә сатып алырга мөмкин. 

«Киптерелгән гөмбәне стандарт препаратлар чыгаручы җитештерүче оешмалар тәкъдим итми, аларга ичмасам дәгъва белдереп булыр иде. Шартлы 2-3 грамм алып, үз хәлләрен контрольдә тотабыз, дип уйлый сатып алучылар һәм нык ялгышалар. Ул 2-3 граммның составында ниләр барлыгы, агуның концентрациясе күпме булуы билгесез», — дип кисәтә КФУның Экология һәм табигатьне файдалану институтының гомуми экология кафедрасы өлкән укытучысы Ким Потапов. 

Псилоцибинлы гөмбәләрне үрчеткән өчен җәза итеп 300 мең сумга кадәр штраф, ике елдан алып иректән мәхрүм итү яки суд билгеләгән вакыт аралыгына мәҗбүри эшләр билгеләү каралган. Әмма чебен гөмәсе (составында мускарин бар) урман тутырып үсеп утырганда, галлюциногенлы гөмбәләрне теплицада үстереп, үзеңне куркыныч астына куясы да юк. Роспотребнадзор кызыл эшләпәле чебен гөмбәсен аеруча куркыныч агулы гөмбәләр рәтенә кертсә дә, Россиядә аны сату һәм микродозаларда куллану тыелмаган. 

«Урмандагы барлык гөмбәләрне дә җыеп бетерә алмабыз, әмма сүз сатуга чыгару өчен җитештерү, финанс кереме алып, мошенниклык башкару турында бара икән, әлбәттә, без бу юнәлештә эшләргә тиеш. Әмма көч структуралары әлегә гөмбә микродозингын бәйлелеккә китерүче күренеш буларак тикшермәде, моңарчы бөтен көчләр дә химик һәм синтетик наркотикларга каршы көрәшкә юнәлдерелгән иде», — дип шәрехләде бу хәлләрне РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100