Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Куркыныч сәяхәт: Лаеш районы янында Кама бозында автомобильләр йөри

Боз өстендә машинада йөрергә яратучыларны берни туктатмый.

news_top_970_100
Куркыныч сәяхәт: Лаеш районы янында Кама бозында автомобильләр йөри

Лаеш районы Ташкирмән авылы янында Кама елгасы бозында йөргән автомобильчене төшереп алганнар. Ул югары тизлектә боз өстеннән бара.

Боз 10-12 сантиметр дип язалар.

"Болар балыкчылар бит, аларны берни туктатмый".

"Ахмак батырлык".

"Батырлык ахмак булмый. Шуңа бу батырлык түгел".

"Ярар, теләсә ни эшләсеннәр. Кеше азрак булса, кислород күбрәк булыр".

"Аннары яңалыкларда "машина боз астына киткән дип язалар",

"Иң мөһиме - тормозга гына баса күрмәсен. Батачак".

Берничә көн элек "Лексус" һәм "Тойота" автомобильләрендә Байкал күле өстендә виражлар ясаган автомобильчеләр видеосы чыккан иде. Осталыкларын күрсәтеп маташканда аларның машиналары бәрелешә. Халык машина йөртүчеләрнең кыйммәтле машиналарын кызганмый, шул кирәк дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100