news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Куркыныч видео: Мәскәүдә паркта йөргән дүрт кешене берьюлы яшен суга

news_top
Куркыныч видео: Мәскәүдә паркта йөргән дүрт кешене берьюлы яшен суга

Мәскәү янындагы Кубинка шәһәрендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркында йөргән кешеләрне яшен суккан.

Яңгыр башлангач, Россия Кораллы көчләре Храмы каршындагы мәйданда йөргән кешеләр зонтларын ача. Яшен зонтка суга. Зонтны тоткан ир һәм аның янәшәсендә баручы тагын бер ир һәм ике хатын-кыз егыла. Ике ир дә авыр җәрәхәтләр ала. «Ашыгыч ярдәм» килгәндә, берсе инде суламаган, дип хәбәр итә ТАСС. Ирләрнең берсенең баш сөяге һәм маңгае җәрәхәтләнгән. Яшеннән шулай ук янәшә барган ике хатын-кыз да каза күргән.

SHOT каналында чыккан видеода елаган тавыш ишетелә. «Мескеннәр. Кан! Коточкыч!» – дигән язылган.

Бераздан яшен суккан 67 яшьлек Николайның һәлак булуы билгеле булды. 1985 елгы Александрның башы бәрелгән, электротравма кичергән, 1985 елгы Татьянаның электротравма, 1961 елгы Ольганың – электротравма, гипертоник удар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар