news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Факел кебек янып китә»: уен героена охшарга теләгән егет поезд түбәсендә үлгән

news_top

Һәлакәт март аенда Ростов өлкәсе һәм Краснодар крае чигендә була. Яшьләр компаниясе ташландык бина янына фотога төшәргә китә. Өйгә кайтканда юлны кыскартырга булалар һәм тимер юл күперенә менәләр. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

Егетләр мобиль уенны имитацияләргә була. Уен герое поезд түбәсе буйлап сикереп тәңкәләр җыя. Йөк вагонына беренче булып 17 яшьлек яшүсмер менә, аның артыннан – 4 яшькә олырак дусты. Алар белән бергә барган кыз егетләрне поезд түбәсенә менмәскә үгетләп караса да, тыңламыйлар.

– Мин «менмәгез!» дип үтендем. Куркыныч икәнен белә идем. Ләкин алар тыңламадылар. Аларга күңелле иде, ә миңа – куркыныч! – дип искә ала ул.

Бер мизгелдә беренче егет факел кебек кабынып китә. Икенчесе, муенын һәм кулларын пешереп, рельсларга егылып төшә. Кыз аны состав янвннан сөйрәп алып китә һәм станциягә ярдәм сорап йөгерә. Һәлак булган егетне состав түбәсеннән коткаручылар төшерә...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар