news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Куркыныч сикерү» – Чаллы егетенең мәетен бүген кич Камадан таптылар

news_top
«Куркыныч сикерү» – Чаллы егетенең мәетен бүген кич Камадан таптылар
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Чаллыда водолазлар 19 яшьлек егет мәетен судан алып чыккан. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.

2005 елда туган егет Кама елгасында батып үлгән. Мәетне кичен 19.40 сәгатьтә тапканнар. Ул ярдан 25 м ераклыкта булган.

Якынча белешмә буенча, егетләр төркеме пирстан сикереп уйный. Ләкин бу урын су коену өчен җиһазландырылмаган. Янында тыю турында аншлаглар да бар. Куркыныч сикерү 19 яшьлек егетнең гомерен өзгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар