КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты кафедрасы мөдире, КФУның Университет клиникасы табиб-хирургы Сергей Зинченко миңнәрне алдыруның популяр ысулларының куркынычы турында кисәтте һәм нинди төр пигментлы яңа үзгәрешләр барлыкка килгәндә онкологка барырга кирәклеге аңлатты. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
Күпләр тәндә невуслар (миңнәр) булу яман шеш процесслары үсешен арттыра, дип саный. Кагыйдә буларак, аксыл һәм кояш нурларыннан пешүгә сизгер тиреле кешеләргә караганда, каракучкыл тәнле кешеләрдә алар күбрәк була. Шул ук вакытта нәкъ менә җирән чәчле һәм аксыл тиреле кешеләргә меланоманың потенциаль үсеше күбрәк яный. Табигатьтә миңнәрнең бөтенләй булмаган очраклары юк.
Миңнәрнең теләсә нинди үзгәреше куркыта. Әгәр миң кычыта, кутыр белән каплана яки каный икән, ашыгыч рәвештә белгечкә – дерматологка яки онкологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«Пигментлы миңнең бер мәртәбә, ялгыш зарарлануы, кагыйдә буларак, бернинди начар нәтиҗәләр дә китереп чыгармый. Әмма әгәр бу системалы рәвештә булып торса, гел контакт булып торган яки хроник локаль зарарлану урынында булган миңнәрне алдырырга кирәк. Яраланганнан соң әллә нәрсә эшләргә кирәкми, бу урынны тире антисептигы белән чистартып алу җитә», – дигән Сергей Зинченко.
Бүген медицина үзәкләре кирәкмәгән миңнәрдән тиз һәм авыртусыз арыну алымнары тәкъдим итә: сыек азот белән криодеструкция, лазерлы коагуляция, электрокоагуляция.
«Лазер яки башка деструктив ысуллар белән алдыру – файдасыз, чөнки бу очракта без тулысынча гистология тикшерүе уздыра алмыйбыз. Теләсә нинди пигментлы үзгәрешне хирургик ысул белән алу һәм алынган материалны тикшерүгә җибәрү дөрес», – дип аңлатты табиб.
Тумыштан була торган миңнәр була, алар зур була, аларга педиатр шундук игътибар итә һәм тикшерә. Үзлектән исә, тиз үсә торган, төсен яки контурын үзгәртә торган, шулай ук каный торган миңнәргә игътибар итәргә кирәк.