Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Куркыныч!» – Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов җир өслегеннән 80 чакрым биеклеккә менгән

news_top_970_100
«Куркыныч!» – Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов җир өслегеннән 80 чакрым биеклеккә менгән
Фото: Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Җырчы гаилә гыйнвар аенда сәяхәткә барып кайтты. Социаль челтәрдәге аккаунтларыннан күренгәнчә, алар төрле җирләрдә булдылар. Барып күргән урыннарының берсе  – Таиланд башкаласы Бангкок шәһәре. Биредә алар җир өслегеннән 80 чакрымлап биеклеккә менгәннәр. «Аһ» итәрлек видеоны Гүзәл «ВКонтакте» челтәрендә урнаштырган.

«Бүген мондый хәл булды бит әле монда... 76нчы кат... Уф, шушында бер тапкыр йөрсәң, башка бер нәрсәдән дә курыкмыйсың, диләр.

Дөресен әйткәндә, би-и-ик куркыныч булды. Бернинди «страховка»сыз бит. Пыяла шартлап ярылса, синең астыңда – рәхәтләнеп очып төшәр өчен 8 чакрымлап биеклек», – дип язган җырчы.

Видеоязманы карап, бик күпләрнең, чын мәгънәдә, котлары очкан. «Ник мендең инде, уф, үләм, эчләрем авырта башлады», «Кеше менсә, менәр, ә син менмә юк-бар җиргә», «Төшегез тизрәк!..», «Башка болай эшләмәгез!», «Балаларың барын онытма!..», «Уф, моннан карап та куркыныч. Мин булдыра алмас идем», «Видео карагач та үлә яздым», «Йөрәгем ярылды», – дигәннәр.

«Мин тормышымны шулай куркыныч астына куймас идем...», «Ватылмый торган нык пыяла да кайчан да булса бер ватылачак. Мин сезнең белән бар да тәртиптә булуына бик шат», – дип язучылар да бар.

«Сез чынлап та бик кыю», «Маладис, Гүзәл», «Йөрәкле икәнсең», – дип, җырчының батырлыгына сокланган кайберәүләр.

Видео: Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Чакрым- км түгелме ул? Просто самолетлар 10 км биеклектә оча.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100