Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Куркыныч... Елата...» – Гөлназ Сәфәрованың якын кешесен мобилизацияләгәннәр

news_top_970_100
«Куркыныч... Елата...» – Гөлназ Сәфәрованың якын кешесен мобилизацияләгәннәр
Рамил Гали

Танылган алып баручы, журналист Гөлназ Сәфәрованың да «троюродный» энекәше мобилизациягә эләккән. Кичә кич кенә Гөлназ аның янына полигонга барган. Шунда күргәннәре белән ул социаль челтәрдәге аккаунтында уртаклашкан.

«Энекәшне мобилизацияләделәр. Хәзер сугышка китәргә әзерлиләр...

Аның янына полигонга бардык. Кич монда туганнарны кертәләр икән. Мондагы кеше-е-е, мондагы яшьлә-ә-әр... Татарстанның төрле районнарыннан балаларын күрергә дип килгән ата-аналар...

Куркыныч... Пычрак. Пакет-пакет әйбер күтәреп, егетләрнең туганнары агыла. Менә монда капка янына гына чыгаралар. Ишетәсезме, кайберәүләре янына кечкенә балалары да килгән, әтиләренең муеннарына ябышканнар. Сагынышканнары күренеп тора.

Йөрәгем әрни... Үзеннән-үзе күзгә яшьләр тыгылды! Елата...

Исән-сау гына әйләнеп кайтсыннар инде, Я Раббым!

Нәрсә көтә икән безне????» – дип, хис-кичерешләрен язган журналист.

Фотолар: Гөлназ Сәфәрованың социаль челтәрдәге шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 ноябрь 2022
    Исемсез
    Менэ палаткада ятканны курсэгез,палаткалар тишек,янгыр,кар утэ,юынырга урын юк,бер палаткада 30кеше,гел утын ягып торырга кирэк,бер мэртэбэ дэ юындырырга алып бармадылар ,кругом бардак диде минем племянник, эчэлэр,сугышалар...Нишлэргэ????
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100