Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Куркыныч авариядә Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе Дамир Низамов һәлак булган

news_top_970_100
Куркыныч авариядә Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе Дамир Низамов һәлак булган
Фото: © Яшел Үзән мэрының телеграм-каналыннан

Яшел Үзән белән Казан арасында булган юл-транспорт һәлакәтендә Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе Дамир Низамов һәм район администрациясенең Кулланучылар базары бүлеге җитәкчесе урынбасары Виталий Агачев һәлак булган. Агачев ритуаль хезмәтләр тармагы белән эшләгән.

Низамов һәм Агачев утырып барган «Hyundai» автомобиле Васильево бистәсе тирәсендә юл кырыенда туктап торган «Лада Гранта» автомобиленә килеп бәрелгән. Бәрелешүдән соң чит ил машинасы юл билгесе эленгән торбага бәрелеп туктаган. Һәлакәт нәтиҗәсендә ир-атлар урында ук үлгән, туктап торган «Лада Гранта» йөртүчесенең дә гомере өзелгән.

«Hyundai» белән Агачев идарә иткән. Район администрациясенең матбугат сәркатибе сүзләренчә, «Хёндай» – Виталийның шәхси автомобиле, аларның сәфәре эш буенча булмаган. Дамир Низамов белән хушлашу бүген төштән соң узачак, вакыты билгеле түгел, дип яза «Маш иптәш» каналы.

«Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе, җаваплы хезмәткәр, чын патриот, дустыбыз һәм иптәшебез Низамов Дамир Гайса улының гомере өзелде. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», – диелә Яшел Үзән районы хакимиятенең рәсми телеграм-каналында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100