«Курку булмады»: РКБның баш табибы пандемия чорында госпиталь эшчәнлеге турында
РКБ каршындагы Вакытлыча инфекцион госпитальне ничек оештырулары һәм туктатулары, ничек итеп бар госпиталь белән өлкән яшьтәге пациентларны берничә минут саен әйләнеп ятарга күндерүләре, коронавируслы йөкле хатын-кызларның ни өчен алдан бала табулары турында РКБның баш табибы Рафаэль Шәвәлиев сөйләде.
Татарстанның Республика клиник хастаханәсе каршындагы Вакытлыча инфекцион госпиталь дүрт айдан артыграк — 146 көн эшләде. Сигез мең пациент, яңа коронавирус инфекциясен йоктырган 1200гә якын кеше шушы вакыт эчендә табиблар кулыннан узган. Бу чорда РКБ командасы йокысыз һәм ялсыз иң катлаулы хәлдәге авыруларны коткарды.
Рафаэль Фирнаялович, РКБ каршындагы вакытлыча госпиталь дүрт айдан күбрәк эшләде. Язын коронавирус белән бәйле вазгыятьнең бик җитди икәнен аңлау тиз булдымы һәм тулы бер аерым организм булдыру никадәр катлаулы булды?
2020 ел пандемия белән истә калды. Без табиблар гына түгел, ә бөтен ил моның белән очрашты. Без үзебезне моңа кадәр күрелмәгән хәлләр көткәнен аңладык. Һәм бу шулай булып чыкты да. Әзерлек бик лаеклы төстә барды.
Декабрьдән башлап Кытайда, аннан Европада ниләр майтарылуын күзәтеп тордык. Әзерлек этабында Татарстан һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыклары тарафыннан бик күп эшләр башкарылды. Без укыдык, өйрәндек, карадык.
Бөтен халык өчен медицина ярдәме, бигрәк тә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүне дәвам итү бик мөһим иде. Шул сәбәпле, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы РКБ, ДРКБ, 7 нче хастаханә, МКДЦ кебек хастаханәләр инфекция йоктырган пациентлар белән эшләү өчен иң соңгы чиратта гына җәлеп ителәчәк дигән карар кабул итте, бу соңгы вариант иде.
Шәһәрдәге барлык хастаханәләр дә әзерләнергә тиеш иде: белгечләр, ресурслар, ИВЛ-аппаратлары әзерләнде. Боларның ничек кайтарылганын сез үзегез дә күреп тордыгыз.
Әмма соңгы мизгелдә, авыручылар саны күпләп арта башлагач, зур күп профильле хастаханәләрдән башка берни дә эшләп булмаячагы аңлашылды.
Һәм шул вакытта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков безгә килде, без җитәкчеләрне җыйдык, һәм министр сорауны турыдан куйды: «РКБ ярдәм итә аламы?»
Пациентлар структурасында ковид белән авырганнарны гына түгел, ә коморбид патологияләре, ягъни йөрәк, үпкә, эчке органнарында патологияләр булганнарны да исәпләп, киң профильле белгечләр кирәк иде.
Инфекция процессының беренче чиратта кан куерту системасын зарарлавын үзебез дә беренче тапкыр күрдек. Кан тамырларында тромбоз барлыкка килүен, канның куеруын күрдек. Һәм барлык категориядәге пациентлар өчен дә куллана алырлык карарлар таләп ителде.
Нәкъ шул вакытта вакытлыча инфекцион госпиталь РКБ базасында оештырылачак дигән карар кабул ителде. Аның өчен бездә аерым травматология үзәге бинасы бар иде.
Бу карар шушы кабинетта барлыкка килде. Аңа кадәр бу вакытлыча госпиталь оештырырлык ниндидер бер блок булыр дип күзалланган иде.
Ләкин пациентларны кабул итүне генә түгел, ә хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү системасын да булдыру мөһим иде. Буфер зоналарын булдыру әһәмияте барлыкка килде. Шуңа күрә аерым бер бина булачак дигән карар кабул ителде — бу җиде катлы травматология корпусы иде.
Вакытлыча инфекцион госпиталь җитәкчесе — профессор Михаил Бурмистров шундук кайсы катта сортировка, кайда патологиясе булмаган пациентлар, кемнең реанимация катында булачагын уйлап куйды.
15 минутта диярлек стратегия төзелде һәм министр безгә кыска вакыт эчендә әзерләнергә йөкләмә бирде. Шулай килеп чыкты да.
Без бер атна эчендә диярлек әзерләндек, күләмне киметтек, бүлдек. ДРКБдагы хезмәттәшләребезгә бик рәхмәтлебез — алар балаларга травматология ярдәме күрсәтүне шундук үзләренә алды. Безнең травмаүзәк моның белән дә шөгыльләнә иде. Балалар травматологларыннан торган командабыз шунда күчте.
Зурлар өчен ашыгыч травматология тулысынча 1нче терминалдагы кабул итү-диагностика корпусына күчерелде. Һәм без ашыгыч ярдәм күрсәтү өлешендә берни дә югалтмыйча ачылырга әзер идек.
Безгә хәйриячеләр ярдәм итте. Ресурс мәсьәләләре буенча шактый күп ярдәм алдык. Бигрәк тә беренче вакытта — саклагыч костюмнар сатып алынды, шлюзлар системасы булдырылды — төзүчеләр коймалар куйды. Ярдәм һәрьяклап булды. Һәм 10 апрельдән без эшли башладык.
Узган дүшәмбедә — 24 августта без соңгы пациентны күчердек һәм бинаны бушаттык. Шундук тулы дезинфекция башланды. Киләчәктә пациентларның сәламәтлегенә ниндидер йогынты ясамасын өчен вентиляция системаларын алмаштыру мәсьәләсен хәл иттек.
31 августта без кабаттан травматология үзәге буларак ачылабыз һәм югары технологияле медицина ярдәме күрсәтәчәкбез.
Табибларны һәм медперсоналны өстәмә укытырга туры килдеме?
Без башта бу Сәламәтлек саклау министрлыгының төп таләбе булыр дигән идек. Барлык белгечләр дә белем бирү программалары буенча әзерләнде, тиешле укуны узды.
Ковидлы пациентлар белән эшләү өчен «кызыл» зонага кертелгәннәрне мондый пациентлар белән эшләү буенча 36 сәгатьлек программа нигезендә тулысынча укытырга өлгердек.
Соңыннан диагностика-дәвалау процессын оештыру буенча вакытлыча киңәшләр чыгып торды — хәзер аның сигезенче версиясен көтәбез. Алар безгә ковидлы пациентлар белән эшләүгә кемнәр кертеләчәген төгәл һәм ачык билгеләргә ярдәм итте.
Һәр хезмәткәр буенча аңа рөхсәт бирелүе һәм эшләячәге турында боерык чыгарылды. Без аннан имтихан алдык, тикшердек, укыттык.
Диагноз билгеләү, дәвалау буенча гына түгел, ә саклагыч костюмны ничек кияргә һәм салырга икәнен дә өйрәттек. Мәсәлән, костюмны кию куркыныч түгел, ә салганда нюанслары бар, үзеңә вирус йоктырырга мөмкин.
Ә коллективның кәефе нинди иде? Сәламәтлек критерийлары буенча туры килмәгәннәрдән тыш, болай гына баш тартучылар булдымы?
Мондый курку булмады. Билгесезлектән курку бар иде, чөнки моның кайчан төгәлләнәчәге аңлашылмады. Киресенчә, хәтта 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләр дә үзләре язган гариза буенча ковидлы пациентлар белән эшләде.
Ә икенче яктан, тәҗрибәле травматологларны без ковид белән эшләүгә җәлеп итмәүләрен сорадык, чөнки алар экстрен рәвештә ике кешелек эшләргә тиешләр иде. Шуңа күрә травматологлар, нейрохирурглардан торган тулы бер команда калды.
Ә болай, беркем дә баш тартмады. Әлбәттә, арыдылар. Ял иттерергә, ярдәм итәргә тырыштык. Гомумән алганда, бернинди дә югалтулар булмады.
Нинди яңа җиһазлар сатып алынды?
Госпитальгә кирәкле барлык ресурслар да булдырылды. Бу бинада безнең нибары тугыз реанимация урыны гына бар иде, ә хәзер алар кырык!
Калган урыннар кислород белән тәэмин ителде, шулай ук тиешле ИВЛ-аппаратлары да куелды. Сүз уңаеннан, ИВЛ-аппаратлары башта уйланылганча, азрак кулланылды. Алар күбрәк югары агымлы кислород бирә торган аппарат буларак файдаланылды.
Әлбәттә, реанимация урыннары барысы да тулы иде. Үзәк округтагы авыр пациентларның бөтен республикадан монда алып килделәр һәм без аларга медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартларны да булдырдык.
Ә гомумән, медицина җиһазлары республика фонды Сәламәтлек саклау министрлыгы йөкләмәсе буенча РКБга җыела иде һәм министрлык разнарядкасы буенча без аны башка госпитальләргә бүләбез.
Пандемия көннәрендә коронвируслы пациентлар белән эшләгән табибларга да психологик ярдәм күрсәтелүе турында күп сөйләнде. Ул ничек оештырылган иде һәм РКБның Вакытлыча инфекцион госпиталендә моңа ихтыяҗ зур булдымы?
Безнең эш системасы башыннан ук мин үземнең кул астындагы кешеләргә күпмедер дәрәҗәдә психолог булып тордым. Бу дөрес. Һәм авыр вакытларда аларга ярдәм, киңәшләшү һәм мәсьәләне хәл итү өчен коммуникатив мөмкинлекләр запасы булырга тиеш.
Һәркем башка берәүгә терәк булырга тиеш һәм без моны бөтен кешегә дә сеңдерергә тырыштык. Йокламыйча төне буе эшләгән, арыган вакытлар булды. Мәсәлән, кемгәдер бераз гына игътибар бирергә кирәк һәм ул тагын да зуррак йөкләнешкә түзә ала иде.
Ә ялга килгәндә исә, ковидлы пациентлар белән эшләү системасы түбәндәгечә оештырылган иде: берьюлы ике команда эшли. Саклагыч костюмнарда 4 сәгатькә кадәр эшләргә була. Әлбәттә инде, кайвакыт хирурглар 5-6 сәгать операция ясый иде.
Бер команда 4 сәгать эшли, ә икенче команда бу вакытта чиста зонада документ эшләре белән шөгыльләнә, ял итә, туганнары белән шалтыратыша. Соңыннан чиста зонадагы команда киенә һәм «кызыл» зонага керә. Смена аларга эшне тапшыра һәм чыга. Чиста зонада шул ук эшләрне башкара.
Шулай итеп, алар тәүлеккә алты мәртәбә алышына, ягъни, берьюлы ике команда эшли. Әгәр «тыныч» вакытта бу бинада 110 кеше эшләгән булса, бу вакытта берьюлы 200гә якын кеше эшләде. Шуңа күрә ял бүленгән иде, әмма булды.
Мәсәлән, миңа атна саен «кызыл» зонага керергә туры килгән вакытлар да булды. Моны эшләвемне хезмәттәшләрем сорады, чөнки пациентны күндерергә кирәк иде. Бу пациентлар арасында авыр хәлдәге, үпкәләренең күп өлеше зарарланган табиблар да бар иде.
Мондый хәлдә аларга гел әйләнеп, корсакка ятарга кирәк. Тик артык авырлыклары сәбәпле, борылу кыен һәм табиб киңәшләрен үтәүдән баш тарталар. Кереп аңлатырга, бу киңәшне үтәмәү үлемгә үк китерергә мөмкин икәнен әйтергә, күндерергә туры килде.
Күп нәрсә даруга гына түгел, ә пациентны кайгыртып торуга да бәйле иде. Пациентның озак вакыт бер халәттә ятмавын күзәтергә, әйләндереп торырга кирәк. Пациентны һәр ярты сәгать саен әйләндереп тора идек: сул ягына, уң ягына, корсакка, янәдән сулга, уңга, корсакка — һәм гел шулай. Бу бик авыр.
Реанимациядә генә 40 кеше булса, гел әйләндереп торырга кирәк…
Пациент өчен уңайлы халәт табарга кирәк, боларны эшләү бик авыр булды.
Авыр хәлдәге пациентларны карауда без очрашкан башка бер проблема — транспортировка вакытында авырлыклар. Транспортировка вакытында алар сатурация, ягъни кислород белән туенуны югалта һәм аларның сәламәтлеге кинәт кенә начарланырга мөмкин.
Мондый хәлләрне булдырмас өчен барлык белгечләрне дә пациент янына алып килергә туры килде. Нәрсә эшләргә була, без барысын да реанимациядә пациентның ятагы янында ук эшләдек. Бу без очрашкан үзенчәлек булды.
Covid-19 йоктырган пациентларны дәвалауда тәҗрибә уртаклашу буенча РКБ табиблары һәм федераль үзәктәге, башка шәһәрләрдәге коллегаларыгыз белән элемтә җайга салындымы?
Барлык авыр хәлдәге пациентлар буенча федераль үзәк, нигездә Сеченов исемендәге 1 нче медицина университеты федераль үзәге, пульмонология, акушерлык һәм гинекология буенча фәнни-тикшеренү институты белгечләре һәм Кулаков исемендәге Федераль үзәк белән консультацияләр уздырылды.
Без үз гамәлләребезне башкалар белән мөмкин кадәр күбрәк килештерергә тырыштык. Реанимация бүлегендә яткан, хәле начарлану куркынычы булган авырулар буенча без федераль үзәктәге коллегаларыбыз белән киңәшләшеп тордык. Һәр көн иртәдән кичкә кадәр шуның белән шөгыльләндек.
Бездә «виртуаль обход» бар, ул хәзер дә эшли. Республикадагы ковид респиратор госпитальләре заявкасы белән без - баш терапевт, баш пульмонолог, баш инфекционист, баш реаниматолог, компьютер диагностикасы һәм клиник фармокология белгече составында виртуаль консилиум оештырдык. Алар кемгә ярдәм кирәк, барысына да консультация бирде.
Алар белән башка төбәкләрдәге коллегалар да киңәшләште. Бүгенге коммуникацияләр моңа мөмкинлек бирә һәм хәтта хәзер дә көн саен аралашабыз.
Марий Элдан, Чувашиядән, Екатеринбургтан, Башкортстаннан һәм Чиләбедән шактый күп мөрәҗәгать иттеләр. Аларга ярдәм иттек, вебинарлар, технологияләр буенча киңәшләштек.
Covid-19 белән көрәш чорында күпме авырлы хатын-кыз сезнең перинаталь үзәк аша узды?
60 чамасы — шактый зур сан. Без бу инфекциянең үзенчәлекле булуын күрдек, ул тромбоз барлыкка китерә, кан тамырларындагы эндотелийны зарарлый. Канның коагуляциясе үзгәрү процессы плацентага бик көчле тәэсир итә.
Ковид булганда вакытыннан алда бала табу куркынычы бермә-бер арта, шуңа күрә йөкле ханымнарга инфекция йоктырырга ярамый, сакланырга кирәк. Кайвакыт мин урамда яки җәмәгать урыннарында йөкле хатын-кызларның битлек кимичә йөрүен күрәм — бу иң начар вариант.
Коронавирус йөкле хатын-кызларда авыр уза. Иң кызыклысы шул, плацента барьеры аркылы үтми, ягъни бу балага караганда, әни кеше өчен куркынычрак.
Бездә инфекцияле әниләрдән туган балаларда ковид юк иде. Ә менә бала тудыручылар белән катлаулы, бик катлаулы хәлләр булды.
Ковидтан соң нерв системасында, психикада үзгәрешләр була, диләр… Мондый хәлләр белән очраштыгызмы?
Әйе. Кайбер пациентларда психика үзгәрү күзәтелде, без моны нейроковид дип атадык. Шулай да, авырып караган кеше генә белә дип уйлыйм. Мин бары тик чирләп терелгән пациентларның сүзен генә кабатлап әйтә алам. Алар иң беренче булып курку кичерүләрен әйтә. Кайдадыр барасың һәм юл таба алмау, котылгысызлыктан курку.
Ә психологик яктан бу бары тик борчылу гына. Катлаулы хәлдә һәркемне биләп ала торган хис. Нәкъ шушындый хәлләрдә ковидлы пациентларга психологик ярдәм мәсьәләсе барлыкка килә дә инде.
Бераз гына игътибардан соң да кешеләрнең шатланганын һәм соңыннан тернәкләнергә тырышканнарын күрдек. Күп нәрсә пациентның үзеннән дә тора.
Ковид белән авырганнан соң реабилитация никадәр кирәкле әйбер?
Авырып терелгән һәркемгә дә һичшиксез кирәк. Һәр пациентка якыннарының да ярдәме, терәге кирәк.
Пациентлардан туганнарының баш чөергән чаклары да булды, чөнки алар кемгә дә булса чир йоктырыр дип куркалар. Хәтта, кеше терелеп чыккач та, аннан читләштеләр. Минем белән дә шундый очрак булды: пациент үзе шалтыратты, якыннарын вирус йогудан курыкмаска ничек күндерергә дип киңәшләште. Без аңа хәтта ризыклар да илттек. Тирә-яктагылар да адекват булмаска мөмкин. Кешеләр, гаиләләр төрле.
Ковидтан соң ярсып китүчәнлек, тиз хәлсезләнү булырга, бүлмәдә торудан уңайсызлык тоярга мөмкин. Авырып терелгән кешеләр тизрәк тернәкләнеп бетсен өчен якыннары аларга тиешле шартлар тудырырга тиеш.
Вакытлыча инфекцион госпиталь ябылды, сез пациентлар өчен ачылдыгыз. Травматология үзәген һәм анда эшләгән табибларны гадәти эшчәнлеккә кире кайтару механизмы нинди булды?
Безгә бер атна җитәрлек булды. Без хәзер дә кабаттан оешу мөмкинлегенә әзер булып торабыз.
Янәдән госпиталь ачу өчен ничә көн таләп ителә?
Алла сакласын инде… Тик ике көн эчендә оеша алабыз.
Беренчедән, без шлюзларны калдырабыз, чөнки «тыныч» вакытта да буфер зонасын булдыру мөһим.
Буфер зонасы нәрсә ул? Ягъни, пациентлар килә һәм без шушы этапта аларда ковид булмавын ачыкларга тиеш. Мәсәлән, шушы көннәрдә ашыгыч ярдәм буенча 87 пациентны китерделәр, ә шуларның бишесендә ковид булуы ачыкланды.
Шуңа күрә хәзер хәтта «тыныч» тормышта да ковид белән яшәргә өйрәнергә кирәк. Моның белән берни дә эшләп булмый. Һәм сезонлы инфекцияләр дә беркая юкка чыкмый.
Пандемия күп нәрсәгә өйрәтте. Медицина системасына һәм РКБ эшчәнлегенә конкрет үзгәрешләр керттеме?
Беренчедән, Татарстанда һәм гомумән, Россиядә сәламәтлек саклау тармагы системалы тармак карарларына чарланган инде. Дәүләт сәламәтлек саклау системасы, тәэмин итү системасы… Безнең республикада медикаментлар һәм саклагыч костюмнар белән үзәкләштерелгән тәэмин итү системасы үз-үзен аклады. Без проблемалар күрмәдек, чөнки барлык мәсьәләләр берьюлы, төгәл, анык чишелеп барды, бернинди аңлашылмаучанлыклар булмады.
Ә инфекцияле пациентларга ярдәм оештыру ресурслары башта ук модернизацияләнергә тиеш иде һәм модернизация башланды. Хәзер без яңа инфекцион хастаханә ачтык, ул тиешле ярдәм күрсәтү таләпләренә тулысынча җавап бирә.
РКБ ниндидер партнер клиника булып тора. Әгәр кирәк икән, без инфекционканы кирәкле белгечләр: кан тамырлары хирурглары, травматологлар белән тәэмин итәбез. Коллегаларыбыз белән бергә ярдәм күрсәтәбез.
РКБда ничә табиб коронавирус инфекциясе белән авырды? Вирусны никадәр авыр кичерделәр?
Инфекцион хастаханәдән СПИД-үзәккә җибәрелгән ике хезмәткәребез бар иде. Кызганыч, икесе дә авырды. Безнең табиблардан дүртәү чирләде. Димәк, алты кеше авырды. Бу чыннан да, бик җитди авырган кешеләр. Симптомсыз авырган берничә хезмәткәр булды, без аларга барлык шартларны да тудырдык. Нигездә инфекция йоктыру фактлары хастаханәдән читтә булды.
Терелгәннән соң барысы да коронавируслы пациентлар белән эшләүгә кире кайттымы?
Әйе, барысы да эшләде.
РКБ җитәкчесе буларак пандемия йомгаклары буенча нинди нәтиҗәләр ясадыгыз? Мондый хәлләр килеп чыкканда нинди ялгышлардан сакланырга теләр идегез, ә киләчәктә таяна алырлык нинди эшләрне уңышлы дип саныйсыз?
Һәрбер күп профильле хастаханәдә дә инфекцион пациентларга медицина ярдәме күрсәтү өчен бөтен шартлар булырга тиеш дип саныйбыз. Бу беренче пункт.
Хәзер иң авыры — беренчел звенога ярдәм итү, бу тиз карар кабул итүне таләп итә. Чөнки без зур хастаханә — күп күләмдә пациентлар кабул иттек, ә пациентлар бит өйләрендә авырый. Алар бөтен ярдәмне өйләрендә алырга тиеш. Тәүлек буе эшли торган колл-үзәк аркылы консультациядән үк башланырга, температурасы күтәрелгән һәркем үзенә кирәкле бөтен ярдәмне күрсәтәчәкләренә ышанырга тиеш. Әлбәттә, ресурслар күбрәк кирәк булачак. Пандемия вакытында беренчел звено өчен мең кешегә бер участок терапевты гына җитәрлек түгел.
Беренчел звеноны модернизацияләү, безнең территориаль хастаханәләрне эпидемиягә каршы ресурслар белән ныгыту бу этапта иң әһәмиятле мәсьәлә.
Икенче яктан, без аеруча игътибарга лаек булган нәзберек пациентлар категориясе барлыгын аңларга тиеш. Болар төрле авырулары (шикәр диабеты, симерү, артериаль гипертензия, кан тамырлары, цереброваскуляр авырулар) булган өлкән яшьтәге кешеләр.
Нәкъ шушы категориядәге кешеләр авыр хәлдә килде, кызганыч, вафат булучылар арасында да алар бар. Аларны ачыкларга, аерырга кирәк. Хәтта алар диспансеризация мөмкинлегеннән файдаланмаса да, табиб киңәшләрен үтәргә мәҗбүр итәргә кирәк.
Төрле шаяртулар булмаганын халык аңласын иде, хәзер бу безгә бик мөһим. Хәтта гап-гади генә, ОРВИ кебек инфекцияле вирус та баштан ук үз сәламәтлегенә аек акыл белән карарга тиеш булган кешеләрне аяктан ега.
Мәсәлән, симерү — бу кешенең үзеннән тора бит. Нәкъ шушы категориядәге пациентлар ковид булганда авыр нәтиҗәләргә бирешүчән була.
Планлы кабул итүләр башландымы? РКБның Татарстан районнарындагы пациентлар белән эшләвенә пандемия көчле йогынты ясадымы? Киләчәктә районнар белән нинди юнәлештә эшләргә планлаштырасыз?
Гомергә куркыныч янаганда яки шундый куркыныч булырга мөмкин булганда без бар кешегә дә тиешле медицина ярдәме күрсәттек. Бу эшне туктатмадык. Әлбәттә, мондый куркыныч булмаганда, ә яшәү сыйфаты төрле планлы тикшеренүләргә, дәвалауга бәйле булганнар, көтеп торырга мәҗбүр булды. Мәсәлән, тез буынына эндопротезирование операцияләрен ясауны шактый киметергә туры килде.
Хәзерге вакытта ярдәм күрсәтүнең үтемлелеген һәм вакытлы булуын тәэмин итү бик мөһим дип саныйбыз. Кеше шәһәрдә яшиме, авылдамы, ярдәм күрсәтү үтемле булырга тиеш. Шәһәрдәгегә караганда, авылларда үлем очракларының бер ярым тапкырга күбрәк булуын күрәбез. Мондый хәл булмаса тиеш.
Ягъни, турыдан-туры булмаган күрсәткечләр, авыл ягына җитди борылырга, мөмкинлекләр табарга кирәклеген аңлата. Әле халык үзе дә моны санга сукмый. Хәзер, мәсәлән, авылдагы бер кешене дә, хәтта иң яхшы вариант тәкъдим итеп тә хастаханәгә китереп булмый — килмиләр. Ул бәрәңге алгач, бар эшләрен җайлагач килә. Мин әзер, дип әйтә. Хәле авыр булса да шулай, әмма ул түзә, чыдамлылыгы көчле аның.
Шуңа күрә хәзер диспансеризация белән ныклап шөгыльләнергә һәм безнең ярдәмгә мохтаҗ шушы категория кешеләрне ачыкларга кирәк. Без бу кешеләрне үзебез ачыкларга тиеш. Пациент кына түгел, ә без аны табарга тиеш.
Сезнең сүзләрегездән аңлашылганча, РКБда эшләүче табиб һичшиксез яхшы психолог булырга тиеш.
Әйе, һичшиксез. Әгәр кеше үзендә һәм үзе белән эшләгән кешеләрдә аралашу күнекмәләрен булдыра алмый икән, бу кеше профессионал түгел. Ул теләсә кайда, теләсә нинди башка оешмада эшли ала, әмма югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелә торган күп профильле клиникада түгел.
Белгечләрне РКБга эшкә чакырганда сез бу сыйфатларга игътибар бирәсезме?
Хәзер белгечләрне чакыру системасы бераз үзгәрде, ул остазлык программасы буенча белгечләр әзерләүнең күп адымлы системасына охшаш. Булачак табибларны 3-4 курс студентлары арасында табарга тырышабыз. Алар безгә практикага килә. Без аларны үзебез укытырга тырышабыз, студентлар арасыннан эзлибез, табабыз һәм шәфкать туташлары, медбратлар итеп эшкә чакырабыз. Һәм шәфкать туташларыннан алар киләчәктә безнең белгечләр була. Шулай ук эксперт дәрәҗәсендәге танылган белгечләрне башка төбәкләрдән дә чакырабыз.
РКБ базасында тагын мобиль хастаханәләр барлыкка киләчәкме?
Хәзер бер мобиль комплекс бар, бик интенсив һәм нәтиҗәле эшли. Без мобиль комплекс эшен адреслы итеп оештырырга тиеш. Ул нәкъ шушы белгечләргә ихтыяҗ булган җирләргә килергә тиеш. Теләсә кайсы торак пунктка килеп, «Без ачылдык!» дияргә була бит.
Без ике ай алдан районнарга кузгалабыз, диспансер күзәтүендә булырга тиешле пациентларны сайлыйбыз, аларның соңгы мәртәбә кайчан табибка барганын карыйбыз. Әгәр алар агымдагы елда мөрәҗәгать итмәгән, без аның нинди хәлдә икәнен белмибез икән, безгә шушы категория пациентлар кызыклы, чөнки алар үзләре өчен сәламәтлекләре начарлану куркынычын тудырырга мөмкин.
Бу бигрәк тә йөрәкнең ишемия авыруы, артериаль гипертензия, цереброваскуляр авырулар, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары. Болар үлем сәбәпләренең 60 процентын алып тора.
Шулай ук эндокринологлар, кирәк булганда урологлар да бара. Мобиль хастаханә эшчәнлегендә нинди белгеч таләп ителә, шул белгеч бара.
Медицина туризмын нинди юнәлешләрдә үстерергә планлаштырасыз? Механизмы аңлашыламы, коронавирус вазгыяте кабатлану ихтималы шартларында моны ничек сак кына эшләргә?
Медицина туризмы — «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектындагы бурычларның берсе. Бу пациентларга юнәлгәнлек, кунакчыллык системасы, маркетинг инновацияләре системасы — алар теләсә кайсы медицина оешмасының конкурентлыкка сәләтен арттыра.
Медицина туризмы безгә дә, килергә мөмкинлеге булган пациентка да кирәк. Бу системаны җайга салу бик мөһим. Күпләр дәваларга өйрәнде, әмма безнең нәрсә эшләвебез турында сөйләргә өйрәнмәделәр. Ә медицина туризмы үз оешмаңа башкача карарга, мәгълүмати һәм коммуникатив ресурсларны камилләштерергә, колл-үзәкләр ясарга, Instagramда тәкъдим итү технологияләрен, башка ресурслар булдырырга мөмкинлек бирә. Һәм шуның аркасында танылу барлыкка килә.
Икенче яктан, медицина туризмы билгеле бер медицина оешмаларын чагыштырырга ярдәм итә һәм ниндидер көндәшлек барлыкка китерә. Шуңа күрә, без медицина туризмына оешманы камилләштерүнең бер ысулы итеп карыйбыз.
Медицина туризмын үстерергә кирәклеген аңлыйбыз, әмма хәзер пандемия вакытында барлыкка килгән өзеклекләр аркасында медицина ярдәме ала алмаган Татарстан халкына булышу мөһим.
Республика халкы өчен ОМС системалы, югары технологияле медицина ярдәме системасы буенча яхшы шартлар тудырылган икән, медицина туризмы мөмкинлекләре буенча, бюджеттан тыш та ярдәм күрсәтү шартлары булырга тиеш.
Татарстанда ярдәмнең кайбер төрләре буенча ихтыяҗ беткәнен күрәбез, ә бу ихтыяҗ башка төбәкләрдә бар. Безгә киләләр.
Еллар дәвамында тәҗрибә туплаган белгечләр аеруча популяр. Хәзер акушерлыкка, гинекологиягә ихтыяҗ бар, бездә аритмология, кан тамырлары хирургиясе, абдоминаль хирургия, урология, проктология, торакаль хирургия көчле.
Нейрохирургия, кардиология, гастроэнтерология буенча бик күп заманча технологияләр бар. Барлык юнәлешләр дә инновацион булырга тырыша һәм шуның аркасында алар үзләренең конкурентлыкка сәләтле булуын исбатлый.
Баш табиб буларак командагызның пандемия чорындагы эшен ничек бәялисез?
Баш табиб аз нәрсәне хәл итә, күбрәк команда хәл итә. Өстәвенә, профессионаллар командасы. Һәм бу бик мөһим!
Мәсәлән, төнге дежурлык вакытында барысы да бер кешедән тора. Шуңа күрә гомуми нәтиҗә һәркемгә бәйле.
Без белгечләребезнең профессиональ булуын күрдек, алар булдыра алганча эшләде, үзләрен бары тик иң яхшы яктан гына күрсәтергә тырышты.
Гади хезмәткәрләрнең үзләрен ничек күрсәтүен күзәттек. Алар үзләренә җаваплылык алып: «Мин бу участок өчен җавап бирәчәкмен», - дип әйтте. Хәзер аларның кадрлар резервы булуын мин төгәл беләм.
Коллективыгыз белән горурланасызмы?
Әйе. Бик горурланам!