«Күркәләре дә аныңча җырлый» - Илназ Минвәлиев Фирзәр Мортазинның хуҗалыгын күрсәтә
Илназ Минвәлиев композитор, җырчы Фирзәр Мортазинның өенә кунакка барган булган. Җәйге мизгелләрне искә алып, ул социаль челтәрдә видео урнаштырды. Фирзәр Мортазин, Илназ Минвәлиевны үзенең хуҗалыгы белән таныштырганда, бер кызык әйбер күрсәтә. Ишегалдын тутырып йөргән ак күркәләре белән композитор: «Здравствуйте, товарищи», – дип исәнләшә. Күркәләре исә аңа яңгыратып җавап кайтара.
«Фирзәр Мортазинның кошлары да аныңча җырлый», – дип исемләгән видеоны Илназ Минвәлиев.
Күркәне бөтенесе усал кош дип уйлый. Ләкин, белгечләр фикеренчә, алар бик тә аралашуга мохтаҗ кошлар икән. Көн саен сөйләшеп, аралашып, хәлләрен белешеп торсаң, алар усал булмыйлар. Фирзәр Мортазин, күрәсең, бу кагыйдәне яхшы белә.
Илназ Минвәлиев белән Фирзәр Мортазин җырлашып утырырга да җитешкәннәр.