Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күркә тәпиеннән һәм сыер итеннән койка (холодец) рецепты

news_top_970_100
Күркә тәпиеннән һәм сыер итеннән койка (холодец) рецепты
Фото: Гөлүзә Василова

Авылларда эре терлекләрне һәм кош-кортларны чала башладылар. Димәк, койка ясау өчен иң уңышлы вакыт җитте.

Күркә тәпиеннән һәм сыер итеннән койка ясарга тәкъдим итәм. Шундый йомшак, тәмле була, балалар да теләп ашый. Шулай ук сыер «мотолыга»сыннан ясарга яратам, ул вакытта койканың дерелдеге бик йомшак була, ә аяклардан – катырак.

5 литр суга: күркәнең 6 аягы, 2-2,5 кг сөякле сыер ите, 2 уртача зурлыктагы суган, 2 уртача кишер, 4-5 лавр яфрагы, тәменчә тоз һәм борыч, 6-7 тырнак эре сарымсак.

Суга күркә аякларын һәм итне салып кайнатырга куярга, кайнап чыккач өстен җыярга һәм сүрән утта калдырырга. 3 сәгать кайнаганнан соң тоташ килеш кишер һәм кабыгы белән суган, тоз-борыч салырга һәм тагын кайнатырга (ит сөягеннән аерылганчы).

Аннары итләрне шулпадан алырга, суынгач, сөякләреннән аерырга, иттарткычтан сарымсак белән бергә чыгарырга яки итне турарга.

Шулпаны сөзәргә һәм ит массасы белән лавр яфракларын шунда салып кайнатып чыгарырга. Аннары формаларга салырга. Балалар кызыгып ашасын өчен, форма астына маринадланган яки катырылган борчак, кукуруз салып калдырырга мөмкин.

Берьюлы гына бу кадәр койканы ашап бетереп булмый. Шуңа миннән – лайфхак. Бер буш вакытыңны багышлап, күп итеп әзерләп туңдыргычта сакларга. Моның өчен мин тозны һәм сарымсакны аз гына салам. Кәстрүлендә генә катырам. Аннары кечерәк кисәкләргә бүлеп, калынрак пакетларга салып, туңдыргычта саклыйм.

Аппетит төшкәндә, көтмәгәндә генә койка яратучылар «киләбез» дисә, гарнир янына ит пешереп торырга вакыт булмаганда, кәстрүль төбе күмелерлек кенә кайнаган су, дәфнә яфрагы (лавровый лист), сарымсак сытып, каткан койка кисәген дә салып, кайнатып чыгарам, тәменчә тоз һәм борыч өстим дә формага салам. Бүген ясаган кебек тәмле була.

Фото: Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100