news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Курилда җир тетрәү аркасында хастаханәгә зыян килгән

news_top
Курилда җир тетрәү аркасында хастаханәгә зыян килгән
Фото: © Сахалин өлкәсе прокуратурасы телеграм-каналы, https://t.me/Prokuratura_Sakhalin

Төньяк Курилда җир тетрәгән, нәтиҗәдә район хастаханәсе бинасында җылылык торбасы тишелгән. Бу хакта Сахалин өлкәсе прокуратурасы телеграм-каналына сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.

«Җир тетрәү аркасында Төньяк Курил район хастаханәсендә җылылык торбасы тишелде», – диелгән хәбәрдә.

Хастаханә бинасы түшәмендәге штукатурга өлешчә коелган, һәм лампалар төшкән. Коммуникация калдыклары операция өстәле өстенә һәм пациентларны кабул итү урынына төшкән.

Фаҗига урынын прокурор да караган, ул әлеге хәлне үз контроленә алган. Җир тетрәү нәтиҗәләре бетерелә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар