Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Курьерның хезмәт хакы укытучыныкыннан ни өчен биш тапкыр күбрәк?

news_top_970_100
Курьерның хезмәт хакы укытучыныкыннан ни өчен биш тапкыр күбрәк?
Фото: © «Татар-информ»

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб «Газета.Ru» белдерүенчә, курьерларның һәм яшь укытучыларның хезмәт хакларын чагыштырырга кирәкми. Чөнки курьерлар 12 сәгать тә эшли ала, аларның графигын беркем күзәтми. Шул рәвешле ул Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенконың «Пицца китерүчеләр 130 мең сум ала, ә яшь педагоглар – «плюс-минус 25 мең сум ала», дигән сүзләрен шәрехләде.

«Мин бу категорияләрнең хезмәт хакын чагыштырып тормас идем. Китереп бирүчеләр, курьерлар, кагыйдә буларак, үзмәшгульләр кебек эшли. Аларның графигын, эш режимын беркем дә күзәтми. Бу – кеше организмына йөкләнешне сизелерлек арттыра торган ике смена дип әйтергә була. Бездә китереп бирүчеләр тәүлегенә минималь тәнәфесләр белән 10-12 сәгать эшли, барган килеш ашыйлар, һәм һәркемнең дә автомобиле юк. Без аларның нинди шартларда эшләвен аңлыйбыз. Әмма шул ук вакытта мондый арттырылган эш графигы өчен гомуми хезмәт хакы шактый югары килеп чыга», – диде Бессараб.

Депутат укытучыларның хезмәт хакы проблемасы булуы һәм аны хәл итәргә кирәклеге белән килешә.

«Президент Указы нигезендә педагоглар төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан түбән булмаган уртача хезмәт хакы алырга тиеш. Бу – төбәк буенча уртача хезмәт хакының 100%ы. Кагыйдә буларак, бу – тариф ставкасын арттырып эшләнелә: педагог законнар нигезендә нормаль шартларда 1 ставкада эшләргә тиеш, әмма асылда бу – шулай ук бер ярым ставка. Шуңа күрә, укытучылар өчен каралганча, кыскартылган эш көне булып чыкмый. Шул ук вакытта яшьләр сыйныф җитәкчелеге һәм еракта яки авыл җирендә эшләгән өчен өстәмә түләүләр ала. Проблеманы тулаем тармак буенча хәл итәргә кирәк. Кызганыч, бүген укытучы һөнәренең абруе акрынлап кире кайтса да, хезмәт хакы дәрәҗәсе белән бу чагыштырырлык түгел. Без укытучының җәмгыятьтә иң хөрмәтле кешеләрнең берсе булган вакытка кайтырга тиеш. Моның өчен укытучы, чыннан да, тәэмин ителгән булырга тиеш», – дип йомгаклады депутат.

Моңа кадәр Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко, яшь укытучыларның хезмәт хакы бик түбән, дип атады һәм, аларга гаиләне тәэмин итү мөмкин түгел, дип өстәде. Матвиенко РФ мәгариф министры Сергей Кравцовка бу проблеманы хәл итүне сорап мөрәҗәгать итте.

«Россиядә пицца китереп бирүченең хезмәт хакы 130 мең. Ә яшь укытучының – кагыйдә буларак, плюс-минус 25 мең, ә кайвакыт минус та. Сез моны беләсезме? Әлбәттә, бу – яшь укытучыларны мәктәпкә китерү өчен бик җитди киртә», – диде Матвиенко.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100