«Күренеп тормасаң, югаласың»: Казанда Таһир Якупов фестиваленең гала-концерты узды
Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә күренекле җырчы Таһир Якупов исемендәге Татар җырын башкаручылар арасында Бөтенроссия җыр бәйге-фестиваленең «Моңлы-гармунлы» гала-концерты узды. Сәхнәдә аның репертуарындагы җырлар яңгырады, танылган артистлар һәм яшь башкаручылар чыгыш ясады. Тулырак – «Интертат» репортажында.
Таһир Якуповның махсус музыкаль белеме булмый. Әмма табигать биргән сәләте, үзенчәлекле тавышы һәм моңы аны зур сәхнәгә алып килә. Иҗат гомере озын булмаса да, аның репертуарындагы әсәрләр бүген дә сәхнәләрдән яңгырый. «Олы юлның тузаны», «Авылым урамнары», «Сәяхәтче җыры», «Син кайда идең?» кебек җырлар әле дә тыңлаучылар күңелендә яши.
Гала-концертта катнашкан татар эстрадасының төрле буын вәкилләре Таһир Якуповны үзенчәлекле башкаручы буларак искә алдылар.
Рәсим Низамов: «Аның беркемдә дә булмаган, кабатланмас тавышы бар иде»
Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов Таһир Якупов иҗаты белән балачактан таныш булуын әйтте. Ул җырчының чыгышларын радио һәм телевидение аша тыңлап үскән.
Аның иҗаты белән мин балачактан таныш. Радио, телевидение аша җырларын тыңлап үстем. Кызганычка, үзем җырлый башлаган вакытта ул сәхнәдә бик сирәк күренә иде инде. Аның белән якыннан күрешеп, аралашу хыялда гына калды.
Таһир Якуповның иҗат гомере әллә ни озын булды дип әйтеп булмый. Әмма шул гомер эчендә дә ул үз эзен калдыра алды. Аның чиста, матур, саф, беркемдә дә булмаган, кабатланмас тавышы бар иде. Шуның белән башкалардан аерылып та торгандыр. Репертуарындагы җырларны бүген дә җырлыйбыз. Аның тавышы күңелдә ниндидер самимилек, сафлык белән сакланып калган, – дип сөйләде Рәсим Низамов.
Җырчыдан Таһир Якупов исеменең ни өчен берникадәр вакыт күләгәдә калуы турында да сорадым.
Бәлки, бу аның сәхнәдән иртәрәк китүе белән бәйледер. Өлкән буын аны онытмый, без дә онытмыйбыз, беләбез, җырларын хәтерлибез. Ә яшьләр арасында бүген шундый тенденция бар бит: күренеп тормасаң, югаласың. Бәлки, онытылып торуының сәбәбе дә шундадыр. Ләкин аның җырлары бүген дә яңгырый, фестиваль дә 4 нче ел үткәрелә. Минемчә, ул халык хәтерендә калырга тиеш, аның иҗаты дәвам итәргә тиеш, – диде артист.
Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Закир Шаһбан: «Аның тавышын беренче тапкыр пластинкадан ишеткәч, таң калдым»
Татарстанның атказанган артисты, күренекле җырчы һәм музыкант Закир Шаһбан өчен Таһир Якупов иҗаты аеруча якын. Ул аның җырларын беренче тапкыр үсмер чагында, Себердә яшәгән вакытта ишеткән.
Бу чарада катнашу минем өчен бик мөһим. Мин 33 ел элек ерак Себер якларыннан килгән кеше. Таһир Якупов миңа кумир гына түгел. «Кумир» дисәм әз булыр иде. Беренче тапкыр, ул вакытта мин 14-15 яшьлек үсмер, Таһир Якуповның тавышын пластинкадан ишеткәннән соң, аның чишмәдәй саф, матур тавышына, югары башкару осталыгына таң калдым. Аның бит югары музыкаль белеме дә булмаган!
Казанга килеп, профессиональ сәхнәдә эшли башлагач та, аның репертуарындагы җырларны үземнең репертуарыма алдым. Үземчә, үз интерпретациямдә башкарып, бу шәхесне һәрвакыт искә алып яшәдем. Бүген дә концертларымда аны искә алам.
Кызганыч, аның белән шәхсән аралашу мөмкинлеге булмады. Җитешә алмадым. Мин Казанга килгәндә, ул инде сәхнәдән киткән иде. Исән чагында аның белән аралашып, фикер алышып, иҗатына булган мәхәббәтемне белдерә алмавым үкенеч булып калды. Ләкин аның иҗаты яшәр дип уйлыйм. Хәзер интернет заманы, музыкаль мәйданчыкларда аның җырлары бар.
Бу – татар җыр сәнгатендәге иң матур үрнәкләрнең берсе. Мондый чаралар аның исемен мәңгеләштерүдә зур эш башкара, – дип сөйләде Закир Шаһбан.
Нурзадә: «Без – Таһир Якуповны кечкенәдән радиодан тыңлап үскән буын»
Гала-концертта Татарстанның атказанган артисты Нурзадә дә чыгыш ясады. Ул да Таһир Якуповның җырларын башкаруы турында сөйләде.
Без – Таһир Якуповны кечкенәдән радиодан тыңлап үскән буын. Эстрадага аяк басканда элеккеге җырчыларыбызның репертуарында булган җырларны тыңларга бик ярата идем. Хәзер дә яратам. Миңа Таһир Якуповның җырлары бик ошый. Репертуарда аның 3-4 җыры бар. Кайберләрен 15-18 еллар элек җырлаган идем. Гомумән, аның тавышы икенче төрле – матур, үзенчәлекле, беркемнең тавышына да охшамаган.
Җырчының бик популяр булган чоры бик кыска булырга мөмкин. Шушы чор беткәннән соң күп кешегә бик авыр булып кала. Ничектер үзеңне беркемгә дә кирәкмәгән кебек хис итә башлыйсың. Таһир абыйның да язмышы шуңа күрә бик аянычлы булгандыр дип уйлыйм, чөнки үзеңдә көч табарга кирәк. Әгәр инде көч таба алмасаң, шундый фаҗига да килеп чыгарга мөмкиндер, – дип сөйләде ул.
Татарстанның атказанган артисты Нурзадә
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Миңгол Галиев: «Аның табигыйлыгына, кешелеклелегенә соклана идем»
Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев Таһир Якупов белән шәхсән таныш булган. Аның сүзләренчә, җырчының башкаруы табигыйлеге һәм ихласлыгы белән аерылып торган.
Шәһәрдә туып, авыл баласы кебек табигатьнең бөтен матурлыгын, ягымлылыгын күреп, тоеп җырлаган егет ул. Шаккатырлык! Хәтерлим, бәләкәй генә магнитофоным бар иде. Филармония гардеробында эшләгәндә, шул магнитофоннан аның «Олы юлның тузаны» кебек җырларын тыңлый идем. Шул вакыттан бирле аның табигыйлыгына, кешелеклелегенә соклана идем. Әлбәттә, язмышы төрлечә булды аның. Нишлисең инде, һәр кешенең үз язмышы, – ип искә алды Миңгол Галиев.
Быел Миңгол Галиев фестивальнең жюри әгъзасы да булган. Аның фикеренчә, мондый бәйгеләр яшь башкаручыларны татар моңына якынайта, милли җыр сәнгатен саклауга ярдәм итә.
Мине жюрига чакырдылар. Катнашучыларның җырлавын тыңладым да: «Сөбханалла!» – дидем. Бөтен дөньяга татар халкының йөрәген җиткерә торган чара икән бу.
Җәүдәт – ул гаҗәеп кеше. Сәнгатьтән ерак кебек тоела, әмма сәнгатькә иң зур хезмәт күрсәтүчеләрнең берсе ул. Таһир Якуповка багышланган конкурс-фестиваль уздыру, аның җырларын җырлату – бүгенге көндә рухи тәрбия бирүдә зур роль уйный торган чараларның берсе, – дип бүлеште халык артисты.
Миңгол Галиев фикеренчә, Таһир Якупов исән чагында үзенә лаеклы хөрмәтне күрмәгән.
Моң – йөрәк түрендәге иң изге хисләрдән туган аваз ул. Татар моңы барлык милләтләрне берләштерә, аларга ягымлылык өләшә, татар халкының йөзен күрсәтә. Ә Таһир Якупов шушы өлкәдә эшләп, бер дә сизелмәгән, күренмәгән кебек, үз гомерендә әллә ни зур хөрмәткә ия булмаган кешеләрнең берсе ул, – диде Мингол Галиев.
Җәүдәт Гыйльманов: «Халыкара фестивальгә әйләнербез дип өметләнәбез»
2023 елда «Китап» милли радиосы Таһир Якупов исемендәге җыр фестивален оештыра башлый. Фестивальнең генераль продюсеры Җәүдәт Гыйльманов 4 ел эчендә фестивальнең географиясе шактый киңәюен сөйләде. Башта республика күләмендә оештырылган бәйгегә хәзер инде чит илләрдә яшәүче татарлар да кушыла.
– Без бу эшне республика күләмендә башлап җибәрдек. Хәзер чит илләрдән дә сораучылар бар. Узган ел Казахстан, Кытайдан катнашучылар, Үзбәкстан, Эстониядән шалтыратучылар булды. Шулай әкренләп халыкара фестивальгә әйләнербез дип өметләнәбез.
Фестиваль нәрсәдән башланды соң? Бервакыт училищеда укучы бер җырчы егеттән: «Кем ул Таһир Якупов?» – дип сорадым. «Белмим», – диде. Шуннан соң үземнең туган ягым Теләчегә кайттым. Клубка кереп, мөдиргә район күләмендә, районара шундый чара үткәрергә, дигән тәкъдим ясадым. Алар ризалашты. Казанга кайткач, «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов янына кердем. Ул: «Җәүдәт абый, моны район күләмендә генә түгел, республика күләмендә үткәрергә кирәк», – диде. Шулай итеп, фестивальне башлап җибәрдек. Икенче елга Киров өлкәсеннән, Башкортостаннан һәм башка регионнардан катнашучылар булды, – дип искә алды ул.
Алмаз Миргаязов һәм Җәүдәт Гыйльмановка күкрәк билгесе бирелде
Фото: © «Интертат», Зөлфия Шәвәлиева
Оештыручы фикеренчә, Таһир Якупов исеменең берникадәр вакыт күләгәдә калуын бер генә сәбәп белән аңлатып булмый.
Минемчә, монда аның үзендә дә гаеп булгандыр. Аны аңламадылар, ул да башкаларны аңламады. Ул сәхнәдә җиде ел гына булган. Беренче фестивальне үткәргәндә Татарстанның халык артистлары килеп рәхмәтләрен җиткерделәр. «Аллаһка шөкер, кемдер аның исемен искә ала башлады», – диделәр. Кемдер күтәрмәсә булмас иде. Мин бу эшне Таһир Якупов якташым булганга башлап җибәрдем. Хәзер ярдәм итәргә теләүчеләр дә арта. Моңа бик шатмын, – диде ул.
«Таһир абыйны искә алу, аны зурлау, хөрмәтләү, яшь буынга җиткерү – төп бурычыбыз»
Теләче районы Иске Җөри авылы мәдәният сараена быел Таһир Якупов исеме бирелде. Һәр ел майның 13ендә, Таһир Якуповның туган көнендә, фестивальнең башкарма комитеты, сәнгать әһелләре, сәхнә ветераннары, Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе коллективы Казанның Яңа татар бистәсендәге зиратта Таһир Якуповның каберенә барып, чистартып, рухына дога кылып кайталар. Бу чаралар барысы да, легендар шәхеснең исемен, аның мирасын саклауда, яшь буынга җиткерүдә зур ярдәм итә, – дип сөйләде алып баручы Замирә Рәҗәпова.
Кичәдә Таһир Якуповның туган ягыннан Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин да чыгыш ясады. Ул Таһир Якупов истәлеген мәңгеләштерү өчен районда башкарылган эшләр турында сөйләде. Шуларның берсе – бюст кую. Республика көне уңаеннан Теләче районының Үзәк паркында аллея булдырылган. Анда 4 бюст урнашкан. Шуларның өчесе – Рәүф Сабиров, Сәлах Низамов, Гомәр Байчуриннарныкы. Дүртенче бюст – Таһир Якуповныкы. Ул Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән куелган. Бу турыда гала-концертның алып баручысы Замирә Рәҗәпова да әйтеп китте.
Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Айрат Фәтхуллин фестивальне оештыручы «Китап» радиосы баш мөхәррире, «Татмедиа»ның телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе Алмаз Миргаязовка һәм фестивальнең генераль продюсеры Җәүдәт Гыйльмановка рәхмәтен белдерде һәм «Теләче муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесен тапшырды.
Шушы фестивальне районыбызда ничә ел үткәреп килдек. Фестивальнең шундый зур дәрәҗәдә, зур сәхнәләрдә узуы бигрәк тә сөенечле. Бүген Таһир абыйны искә алу, аны зурлау, хөрмәтләү, яшь буынга җиткерү – безнең төп бурычыбыз, – диде ул.
Бер сәхнәдә – танылган артистлар һәм яшь җырчылар
Гала-концерт барышында фестиваль лауреатларын бүләкләү тантанасы да узды. Бу эшне дә Теләче районы башлыгына йөкләделәр.
4 нче ел дәвамында фестивальдә Россия, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Кытай, Эстония һәм башка илләрдән 600гә якын кеше катнашты. Быел фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән 160 кеше катнашырга теләк белдерде. Иң яшь катнашучыга – 12, иң өлкәненә 86 яшь иде. Менә шундый зур масштаблар белән үтә фестиваль. Теләче, Казан, Уфада сайлап алу турлары узды. Нәтиҗәдә – 20 дипломант, 10 лауреат һәм 1 гран-при иясе ачыкланды, – дип билгеләде Замирә Рәҗәпова.
Әлеге лауреатлар – Энҗе Ильясова (Ютазы районы), Данияр Сәлахиев (Казан шәһәре), Фәридә Хәйретдинова (Теләче районы), Айдинә Хәбибуллина (Биектау районы), Әдилә Ишалина (Чаллы шәһәре), Гөлназ Фәхретдинова (Уфа, Башкортстан), «Наз» вокаль ансамбле (Теләче районы), Алим Хатмуллин (Казан шәһәре), «Яшь йөрәкләр» вокаль ансамбле (Арча районы), Софья Фадеева (Казан шәһәре). Аларга һәммәсенә истәлекле бүләк һәм 10нар мең сумлык сертификат бирелде. Фестивальнең Гран-при иясе исеменә Теләче районыннан Руслан Кәбиров лаек булды. Җиңүчегә истәлекле бүләк һәм 50 мең сумлык сертификат тапшырылды.
Гран-при иясе – Руслан Кәбиров
Фото: © «Интертат», Зөлфия Шәвәлиева
Лауреатлар арасында олылар да, мәктәп укучылары да бар иде. Иң беренче яшь җырчы Казан шәһәреннән Данияр Сәлахиев чыгыш ясады. Саф, көчле һәм яңгыравыклы тавышлы егет «Сәяхәтче җыры»н башкарды.
Теләче районыннан Фәридә Хәйретдинова үзенең моңлы тавышы белән күңелгә кереп калды. Ул гала-концертта «Аккошлар» җырын башкарды. Җырлаганнан соң аның белән аралашып та алдык.
Бу конкурста беренче тапкыр катнашам. Таһир Якупов безнең якташыбыз булгач, аның иҗаты белән кечкенәдән таныш. Ул Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев белән бер дәрәҗәдәге җырчы дип уйлыйм. Мин үзем дә кечкенәдән җырлыйм, ләкин тормышым иҗат белән бәйле түгел. Мин мәктәптә укытам. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшлим. Әнием дә укытучы кеше. Кечкенәдән укытучы булырга хыялланганмын. Җыр минем белән гомер буе янәшә бара, – дип бүлеште ул.
Таһир Якупов исемендәге фестиваль лауреаты – Фәридә Хәйретдинова
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Шулай ук Казан шәһәреннән Софья Фадееваның чыгышы истә калырлык булды. Ул «Комсомолка Нәфисә» җырын сайлаган иде. Тавышы көчле дә, моңлы да. Кыскасы, гала-концерт Таһир Якупов кебек талантларны күп күрсәтте.
«Моңлы-гармунлы» гала-концертында татар эстрадасының төрле буын вәкилләре катнашты. Болар – Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Рәсим Низамов, Закир Шаһбан, Айдар Фәйзрахманов, Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова уллары Камил белән, Сөмбел Билалова, Ләйсән Гыймаева, ИлСаф, Нурзадә һәм башка артистлар.
Таһир Якуповның вафатына 27 ел вакыт үткән. Әмма аның җырлары бүген дә сәхнәдән яңгырый. Берәүләр аны шәхсән белгән, икенчеләр җырларын тыңлап үскән, ә яшь башкаручылар аның иҗаты белән бүген таныша.