news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күренекле галим Фаяз Хуҗинны бүген җирлиләр

news_top

Күренекле галим-археолог, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясе Археология институтының урта гасырлар археологиясе бүлеге баш фәнни хезмәткәре Фаяз Хуҗин кичә вафат. Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты хәбәр итте.

Фаяз Хуҗин белән хушлашу мәрасиме бүген, 15 июньдә, 10.00 сәгатьтә Зәңгәр мәчеттә (Казан шәһәре, Фатыйх Кәрим урамы, 19/8) була. Галим Татарстан Республикасы Зәй районының Карман авылында җирләнәчәк. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.

Ул Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Идел буендагы урта гасыр шәһәрләре һәм Татарстанның археологик мирасын өйрәнүгә зур өлеш кертә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар