Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күрем вакытында нәрсә эшләргә ярамаганын имамнан сорарга ярыймы?

news_top_970_100
Күрем вакытында нәрсә эшләргә ярамаганын имамнан сорарга ярыймы?
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында хатын-кызларның ай саен була торган күрем вакыты турында белешмә бирелә.

Менструация, яки хәез вакытында нәрсә эшләргә ярамый? Әлеге язма хатын-кыз укучыларыбыз өчен файдалы булыр, дип өметләнеп калабыз. Хәез – һәр ай була торган, хатын-кызлар табигатенә бәйле күренеш.

Бу вакытта хатын-кыз пакь булып саналмый, ул намаз кылмый, ураза тотмый, Коръән китабын кулына алып укымый, мәчетнең фарыз залына керми; бу вакытта якынлык кылу катгый тыела.

Хәез вакытында зекерләр укырга (тәсбих тартырга), догалар кылырга, яттан белгән аятьләрне укырга һәм кабатларга, тәфсирләр, дини китаплар укырга рөхсәт ителә.

Бу вакыт тәмамланганнан соң, хатын-кыз госел ала (тулаем юына) һәм гадәттәгечә намазлар укый башлый.

Рамазан аенда бу сәбәпле калдырылган һәр көн уразаны соңрак каза кылырга кирәк. Намазлар каза кылынмый.

Хәез 10 көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин, аннан артса да, тәмамланган дип саналыр, госел алып, гыйбадәтләрне үтәргә кирәк (бу хәл даими рәвештә кабатланса, хатын-кыз табибка мөрәҗәгать итсә хәерле булыр).

Ислам динендә гыйлем алуда оят мәсьәләләр юк. Бу мәсьәләдә туган сораулары белән хатын-кыз иренә (гыйлемле булса), абыстайларга, остазларга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әгәр сез яшәгән җирлектә аерым сорауларны хатын-кыз остаздан ачыклау мөмкинлеге булмаса, ир-ат остаз, имамнан сорарга да була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100