Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Курчак бирү — кияүгә чыгуга» — Мәскәү тамашачысы Илсөя Бәдретдинованы бүләккә күмгән

Инстачылар концертны «бомба» дип бәяләгән.

news_top_970_100
«Курчак бирү — кияүгә чыгуга» — Мәскәү тамашачысы Илсөя Бәдретдинованы бүләккә күмгән
«Татар-информ» архивы

Илсөя Бәдретдинова Мәскәүдә бер көндә ике концерт куйды. Мәскәү тамашачы җырчыны бүләккә күмгән.

Видеода күренгәнчә, кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре, йомшак уенчыклар, курчак, тәм-том, хәтта гөмбә дә алып килгәннәр.

«Ике концерт яхшы узды дип кенә әйтү бернәрсә дә әйтмәү булды. Рәхмәт, Мәскәү тамашачысына, зурладыгыз», — ди җырчы. Ул шулай ук командасына да рәхмәт белдерә: «Рәхмәт бандама. Сез һәрберегез талант».

«Бу концерт булмады! Бу шундый матур, күңелле, рәхәт кич булды! Йөрәкнең бер почмагында урын алды. Әле дә хисләнеп йөрибез!»;

«Концертның бомба буласы билгеле иде инде. Безнең Илсөя бит ул»;

«Поле чудес» өстәле ясадылар сәхнәне. Артистларга бүләкне капчыклап ташыйлар. Аллаһка шөкер, әйбәт яшибез» кебек матур комментарийлар язган тамашачы.

«Курчак бүләк итү — кияүгә чыгуга ул», "Мин төшемдә сезнең кыз бала тапканыгызны күрдем", дип җырчының хыялын да якынайтырга теләгән виртуаль дуслары.

«Илсөя, битеңә нинди укол ясаттың. Коточкыч ямьсез. Элекке Илсөя калмаган монда», дип язмыйча кала алмаган берәү.

«Нинди укол бар, барысын да ясаттым», — дип җавап язган җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100