Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Курчак уеныннан башланган зур бизнес

news_top_970_100
Курчак уеныннан башланган зур бизнес

Һәммәбезне хыял-максатлар яшәтә, үтә алмаслык булып тоелган киртәләрне җимереп, алга атларга ярдәм итә, үстерә, уңышларга ирештерә. Балачакта, яшьлек чорында хыяллар, һавадагы йолдыз сыман, аеруча биек була, әмма яшь йөрәк аның буй җитмәслек икәнен тоймый, шуңа да, туктап калмыйча, максатына таба кыю атлый...

Язмам герое Рәсимә Хәсән кызы Латыйпова да тормышта максат-омтылышларына таянып, зур уңышларга ирешкән, күңел кушканына буйсынып, тәвәккәл адымнар ясаган. Ә барысы да балачагында гап-гади курчак уеныннан гына башланган.

– Мин Әгерҗе районының Кырынды авылында туып-үстем. Әнием тегәргә оста иде. Гаиләбез өчен дә, авыл халкына да текте. Ул киемнәр теккәннән соң, бик күп корамалар кала иде. Мин аларны җыеп барып, курчакларга киемнәр тегә идем. Хәзерге әти-әниләр кечкенә балаларына кайчы-энә бирергә куркып торалар, ә мин 4 яшьтә курчакларны тулысынча үзем тегеп киендерә идем инде. Шушы балачак мавыгуларым, әнигә ошарга теләвем минем белән бергә үскәннән-үсте. Ә 14 яшьләрдә курчакларга гына түгел, үземә киемнәр тегә башладым, – ди Рәсимә апа.

– Ул вакытта курчаклар нинди иде? – дип кызыксынам.

– Курчаклар булган дисезме, аларын да үзем чүпрәктән теккән инде... Исемдә, әни кайдандыр кримплен тукыма алып кайтты. Кош тоткандай кайтып кергән иде ул. Кримпленнан теккән күлмәкләр иң затлысы саналды, шыгырдап торган синтетика иде инде югыйсә. Хәзер андыйны кулга да алмыйлар. Кибетләрдә нәрсә генә юк, әле һаман да, начар яшибез, дип зарланабыз.

– Ул вакытлардагы хаклар хәтерегездә түгелме, теккән 1 күлмәк күпме торды икән?

– Исемдә, әни теккән күлмәк 1 сум, 1 сум 50 тиен иде. Аннан инфляция башланды, хаклар күтәрелде. Күлмәкләр 3 сум булды. 3 сумга да текте әле әни, аннан тегүдән туктады. Олыгайган иде инде. Ә хаклар тагын да артты...

– Кечкенәдән тегү белән мавыккач, сез шушы һөнәрне сайлагансыздыр...

– Юк шул. Без гаиләдә 4 малай һәм 2 кыз үстек. Ишле гаиләдә үскәч, һәммәбезнең, кулга таныклык алу белән, төпле һөнәр үзләштереп, үз-үзебезне аякка бастыру теләге көчле иде. Мин дә 8нче сыйныфны тәмамлау белән Ижау медицина училищесына укырга кердем. Һөнәр сайлау, табиб булу теләге белән түгел, ә яхшы эш табу максатыннан бардым анда. Әмма балачактан килгән тегүгә кызыксынуым көчәя генә барды. Ашыгыч медицина ярдәмендә фельдшер булып эшли башладым, кияүгә чыктым. Гаилә булгач, өлгер хуҗабикә булу теләге тагын да арта бит ул. Дежурда торганда, үзем белән тукыма, кайчы һәм кирәк-яракларымны эшкә алып бара башладым. Авыру янына барып кайтабыз да, икенче чакыруны көтеп торган арада, тукымаларымны җәеп, кисәм. Дежур торып өйгә кайткач, шуларны тиз генә тегәм, аннары буш вакытта базарга чыгарып сатам, – дип, хатирәләрен яңарта Рәсимә апа.

Менә шулай 2 эшне берьюлы башкара ул. Күпчелек балалар әйберләре тегә. 20шәр балалар чалбарлары, 20шәр фланель күлмәк тегеп, базарда тиз арада бөтен товарын сатуын искә төшерә. «Чират торып алалар иде. Чөнки кием юк вакыт. 3 сумга товар сатсам, шуның 1 сумына янә тукымалар сатып алам, ә ул вакытта материаллары да дефицит иде. Аларны алу өчен башка шәһәрләргә барырга туры килде. Кировтагы тукымалар кибетенә еш йөри идем. Анда 2-3 сәгать чиратта торуларым истә. Кулга 10 метр тукыма бирә торганнар иде. Сатып алам да, тагын чиратның ахырына басам, тагын алам. Кайтканда авыр сумкалар кулларны кисеп бетерсә бетерде, әмма яраткан шөгылемне ташларга исәбем дә булмады», – ди ул.

Көннәрдән беркөнне аны баш табиб бүлмәсенә чакыртып алалар һәм «эш урынында кием кисү белән шөгыльләнмәскә!» дигән кисәтү ясыйлар. «Чакыру көткән арада бәйләм бәйлә, китап укы, әммә тукыма гына кисмә!» – ди аңа җитәкче. Рәсимә апа уйлап та тормый, шундук эштән китәргә гариза яза. Моңа кадәр дә әнисе: «Тегү – вакытлы гына һөнәр ул, эшеңә зыян китермә. Эш урыныннан язсаң, стажсыз да, олыгайган көндә пенсиясез дә калырсың, кара аны!» – дип кисәтеп кенә торган була. Аның сүзләре дә, якыннарының: «Юләрләнмә!» – дип әрләүләре дә туктатмый. Ул авыр заманда эштән китү зур тәвәккәллек сорый. Әмма Рәсимә апа үзен бик тыныч тота, җиң сызганып, яраткан шөгыленә тотына. Кичләрен, төннәрен тегә дә, иртән теккән әйберләрен базарга илтеп сата. Бу эштә тормыш иптәше дә ярдәм итә. Ул үзе колбаса эшләү цехында эшли. Рәсимә апа тормыш иптәше алып кайткан колбасаны дефицит булган тукымалар белән алыша. Шулкадәрле юклык заман була ул вакытны. Җылы курткалар тегәргә синтепон булмый, ватин кулланганнар. Алары да булмагач, бервакытны, җылыту торбалары катмасын өчен урый торган материал кулланырга туры килә аңа. «Теккән курткалар басып тора иде. Шулай булуына карамастан, шундук сатып алып бетерәләр иде», – дип исенә төшерә Рәсимә апа. Алай да, болай да итә. Хуҗалык эшләрен башкарырга да, улын, кызын тәрбияләргә дә өлгерә.

Бүген Латыйповларның гаилә бизнесы чәчәк ата. Тик аякта нык басып тору өчен күпме көч кирәклеген Латыйповлар гаиләсе үзләре генә белә. «Мин яраткан эшем белән шөгыльләндем һәм авырлыкларга әзер идем. Мине балачактан тегәргә өйрәткән әниемә гомер буе зур рәхмәтлемен. Тегү һөнәренә беркайда да укымадым, нинди дә булса курсларга да йөрмәдем. Үзем тәҗрибә туплый-туплый камилләштем. Бу – безнең нәселдән бирелгән сәләттер, күрәсең», – ди язмам герое.

Үзе теккән киемнәр белән 7 ел дәвамында базарда сәүдә итә. Тормыш иптәше, сәгать өчтән торып, сату итәр өчен урын ала.

Сәгать иртәнге алтыга Рәсимә апа барып, әйберләрне сата. Намус белән салымнарын түлиләр. Ерак шәһәрләрдән тукымалар ташыйлар. Шулай да эшләргә, яшәргә мөмкин булыр иде. Тик ул зур эш ачарга, үз фабрикасының хуҗасы булырга тели. Ләкин моны эшләү бик җиңел булмый, элек законнар башка төрле, үз бизнесыңны намус белән алып бару өчен заманнар авыр була. Шулай да Рәсимә апа бернигә карамыйча, өйдә 2-3 тегүче тота башлый, һәм үзе дә тегә. Ире Рамил хатынына һәрьяклап ярдәм итәргә тырыша, бергә тегәләр, базарда бергә сәүдә итәләр.

Латыйповлар гаиләсе Ленин районында 200 кв. м мәйданлы кечкенә бина төзү бәхетенә ирешәләр: беренче катта кибет-ателье, ә икенче катта кечкенә фабрика була, беренче 20 тегүче кабул ителә.

«Авырлыклар белән очрашканда, барысын да ташларга теләгән вакытларыгыз булмадымы?» – дигән сорауга Рәсимә Хәсән кызы елмаеп: «Авырлыклар чыныктыра гына ул, киресенчә, артка чигенмәскә, ә алга барырга үҗәтлек уята! Бер кризиска да бирешмичә, аякта басып кала алганбыз икән, димәк, без дөрес юлда. Кризис вакытында күп кенә эшмәкәрләр, барысын да экономияләргә тырышып, арзанлы тукымалар сатып ала башлады, ә без, киресенчә, товар ассортиментын киңәйтә башлыйбыз, сыйфатлы продукция җитештерү өстендә эшләдек. Шуңа да безнең сатып алучыларыбыз безгә тугры кала. Шулай эшләргә кирәклеген күңелем белән тоям һәм, вакыт узу белән, ялгышмаганыбызны күрәм», – ди ул.

Тора-бара әлеге фабрика үсеп, чын фабрикага әверелә. Аның мәйданы 4 мең кв.м. «Милашка Сьюзи» фабрикасы – Ижау, Сарапул шәһәрләрендә җитештерү мәйданчыклары, 100дән артык хезмәткәрләре булган эре предприятие. Берничә ел элек яңа «Fleur de Vie» дип аталган брендлары барлыкка килгән (француз теленнән тәрҗемә иткәндә «тормыш чәчәкләре» дигән мәгънәгә ия). Балалар киемнәре җитештерү өчен Италия, Төркия, Кореядан сыйфатлы тукымалар кулланалар. Хәзерге вакытта әлеге бизнеста бөтен гаиләләре катнаша. Рәсимә апаның тормыш иптәше фабриканың финанс директоры, кызлары Диләрә Вәлиева яңа модельләр уйлап табу, аларны гамәлгә ашыру, шулай ук тукыма сайлау белән шөгыльләнә. Уллары Ренат һәм оныклары Илназ Латыйповлар реклама белән, әлеге марканы пропагандалау, товарны сату, тарату өстендә эшлиләр, киленнәре Роза компаниянең аудитын контрольдә тота. Латыйповларның 5 оныгы бар. Алар да читтә калмый. Компаниянең гаилә брендын рекламалау өчен фотосессияләрдә катнашалар. Диләрәнең тормыш иптәше – хезмәтне саклау буенча инженер һәм бер үк вакытта фотограф. «Без үз предприятиебездә фотостудия өчен бүлмә булдырдык, тиешле җиһазлар сатып алдык, кызыбызның ирен фотографлар курсларына укырга җибәрдек. Оныклар кечкенә булганда, алар белән авыррак иде, хәзер алар бу эшкә зур җаваплылык белән карыйлар. Фотога төшерү 1-1,5 сәгать дәвам итә, һәм бу вакыт эчендә аларга 200ләп кием күрсәтергә, прическалар ясарга кирәк. Чөнки көннән-көн коллекцияләребез яңарып, үзгәреп тора.

Моннан тыш төрле шәһәрләрдә мода күрсәтүдә катнашабыз. Яңа йөзләр кирәк булганда, хезмәткәрләрнең балаларын җәлеп итәбез. Киләчәктә оныкларым гаилә бизнесын калдырмаслар, дәвам иттерерләр дип өметләнәм», – ди Рәсимә апа. Аларның фабрикасы – Россиядә мәктәп формасын зур күләмдә тегә башлаган предприятиеләрнең берсе. «Бездә мәктәп формасының киң ассортименты бар, ел саен заводта яңа кием коллекциясе эшләнә», – дип сөйли Рәсимә ханым.

«Әлбәттә, без заказ буенча форма текмибез, әзер киемнең киң ассортименты бар, һәм теләсә кем ошаган модельләрне җиңел генә сайлый ала. Ата-аналар мәктәп формасы өчен тукыманың сыйфаты турында һәрвакыт борчылалар. Без сыйфатсыз материаллардан текмибез, тукыма тәнгә рәхәт, күңелгә ятышлы булсын дип тырышабыз. Бала мондый киемдә көн дәвамында үзен уңайлы хис итә», – дип сүзгә кушылды Рәсимә апаның кызы Диләрә Вәлиева да.

Без әңгәмә корган арада гаилә башлыгы Рамил абый да кайтып җитте. Ачык йөз белән сәламләп: «Яңарыш»танмыни, мин бу газетаны күп еллар яздырып алам. «Казан утлары»н да, «Сөембикә»не дә укыйм, без бит татарлар, бизнес бизнес белән, рухи азык та алып яшәргә тиешбез», – ди. Рамил абый тумышы белән Минзәләдән икән.

Мине Латыйповларның ничек табышып, гаилә корулары кызыксындырды. Рәсимә апа: «Яшь чакта «ашыгыч ярдәм» хезмәтендә эшләүдән тыш, хастаханәдә шәфкать туташы булып та эшли идем. Менә шул вакытта Рамил исемле бер татар егете больницада ята иде. Укол ясарга кергән саен, карыша иде. Уколдан курка, янәсе. Менә шушы егет Рамил абыең инде ул», – ди. «Куркуын курыкмый идем, сине бераз озаграк үзем янында тоту өчен сәбәп эзли идем инде, – дип елмаеп Рамил абый. – Сөйләдеңме соң әле, беренче тегү машинасын ирем алып бирде, дип», – дип, елмаеп, сөйләшүен дәвам итә Рамил абый. «Әйе, тегү машинасын табуы кыен иде бит. Чак таптык. Безгә сатсын өчен, Рамил абыең ул кешегә 1 литр «шешә» бирде. Шушы тегү машинасыннан башланды бит инде зур бизнес», – ди Рәсимә апа. Мине Латыповлар гаиләсенең бердәмлеге, Рамил абый белән Рәсимә апаның бер-берсе өчен өзелеп торулары, жылы, матур мөнәсәбәтларе сокландырды. Ә Рәсимә апа белән аралашканда, аның эшләү өчен дәртне яраткан шөгыленнән, балаларыннан, оныкларыннан алуын аңладым. Ул үзе дә: «Безнең беркайчан да бу эшебездән күп акча, керем алу максаты куйганыбыз булмады. Һәрвакыт компаниянең уңышлы эшләве, үсүе, хезмәт нәтиҗәсе яңа планнар белән эшләргә этәргеч бирде. Без башкарган шөгыльнең бар куанычы да шунда. Әнидән килгән тегү эше династия һөнәре буларак буыннан-буынга дәвам итсә, мин чиксез бәхетле булыр идем», – ди.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100