Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Курчак театры труппасы утырган автобус авариягә очраган, ике актриса һәлак булган

news_top_970_100
Курчак театры труппасы утырган автобус авариягә очраган, ике актриса һәлак булган
66.мвд.рф

Свердловск өлкәсендә Краснотурьинск курчак театры труппасы утырган автобус авариягә очраган. Фаҗигадә ике актриса һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат сәркатибе Валерий Горелых хәбәр иткәнчә, 16 актердан торган труппа Первоуральск шәһәреннән гастрольдән кайтып килә.

Якынча белешмә буенча, МАН йөк машинасы каршы як полосага чыга һәм автобусны сөйрәп алып китә. 37 яшьлек Кристина Шварц һәм 25 яшьлек Юлия Арабей һәлак була. 21 яшьлек Егор Старцев имгәнә.

«Фаҗига Екатеринбург – Серов трассасының 289 нчы километрында була. Йөк машинасы – «Кушвин» сөт предприятиесенеке, ул буш килеш Серовтан кайтып килә», – дигән Горелых.

Йөк машинасының 51 яшьлек йөртүчесен алкотестер белән тикшергәннәр, анда исерү билгеләре ачыкланмаган.

Валерий Горелых мәрхүмнәрнең якыннарының һәм иҗат коллективының кайгысын уртаклаша, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100