Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Курчак дип торам». Яңа туган сабый бәдрәф чокырында тончыгып үлгән

news_top_970_100
«Курчак дип торам». Яңа туган сабый бәдрәф чокырында тончыгып үлгән
Фото: https://stavropol.sledcom.ru

Ставропольеда 40 яшьлек хатын ир бала тудыра һәм аны бәдрәфтән агынты сулар чокырына ыргыта, бала биредә интегеп үлә. Хатынга карата җинаять эше ачылган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

40 яшенә бу хатын 3 бала тудырган, аларның икесе зур үскән инде, берсе балигъ булмаган яшьтә, ләкин хатын үзенә ир таба алмаган. Даими эше дә юк, балаларны тәрбияләргә һәм тыныч яшәргә акчасы да җитми. Шуңа күрә ул яңа ир эзләвен дәвам итә. Шуннан соң бер ир-ат белән таныша һәм аның янына Пятигорскига Горячеводский бистәсенә күченә. Ир белән хатын тормышны чиста биттән башлый, хатын дүртенче баласын көтә.

«Бөтен күршеләр дә, танышлар да аның авырлы икәнен белде. Ләкин ул хатын-кызлар консультациясенә хисапка басмады», – ди танышлары.

8 гыйнварда хатын үзләре яши торган шәхси йортта бала тудыра.

Россия Тикшерү комитетының Ставрополье крае Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, хатын яңа туган сабыйны агынты сулар чокырына ташлый. Аннары тиз генә әйберләрен җыя да чыгып китә. Бу вакытта ире эштә була. Экспертиза белешмәсе буенча, бала бәдрәфтә булган әйберләргә тончыгып үлә.

Баланың мәетен атасы таба. 27 гыйнварда ул бәдрәфкә бара һәм кечкенә кул тырпаеп торуын күрә. Ир-ат мәетне башта «курчак дип торам» ди. Ләкин әйбәтләп карагач, ул баланың мәсхәрәләнгән мәетен күреп катып кала. Шунда ук полициягә хәбәр итә.

Вәхши хатынны тиз табалар. Ул «бәдрәфтә чакта бала бик тиз туды», «баланы коткара алмадым», ди. Шуңа күрә өенә – Лысогорскийга кайтып китә. Ире белән элемтәгә чыгудан туктый, бар да тынычлануын көтә.

Хәзер тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100