Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күрәзәче урманда эзләргә кушты». Чаллыда ике ел элек югалган ир-атның үлүен әнисе белми

news_top_970_100
«Күрәзәче урманда эзләргә кушты». Чаллыда ике ел элек югалган ир-атның үлүен әнисе белми
"Татар-информ" архивы

Чаллыда 2 ел элек 59 яшьлек Әнәс Беляевны үтерү турында өстәмә белешмә билгеле булды. Полиция мәгълүматы буенча, аны күршесе үтергән һәм мәетен тураклаган. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Шәһәр буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе җитәкчесе Айрат Ханбиков шәһәр советы утырышында 2 ел элек булган җинаять турында сөйләгән. 59 яшьлек Әнәс Беляев 2020 елның 30 ноябрендә югала. Ул хатыны белән аерылышкач, 24нче комплекста малосемейкада яши. Волонтерлар аны эзләп таба алмый.

Былтыр полиция җинаятьче эзенә төшә. Ул Әнәснең күршесе – 23 яшьлек егет булып чыга. Тикшерүчеләр версиясе буенча, ул Әнәсне үтерә, мәетен тураклый. Башын һәм кулларын Боровецкий күпере астында бәкегә ыргыта, гәүдәсен һәм аякларын чүплеккә ташлый. Хәзер полиция Әнәснең башка өлешләрен эзли.

 

Фото: © chelny-izvest.ru

Мәрхүм Әнәс Беляевның апасы «Челнинские известия» хәбәрчесе белән аралашкан. Ул абыйсын «аралашучан кеше иде» дип искә ала.

«Ул күршеләреннән зарланды, аны куып чыгарасылары килүен әйтте. Бер тапкыр талаш сугышка да әверелгән. Без, туганнар, аңа әни янына күченергә киңәш иттек. Ул чакта әнигә 83 яшь, әни улы килгәнгә бик сөенер иде. Ләкин Әнәс теләмәде. Аннары күршеләре белән татуланышты бугай. Без тынычландык», – ди апасы.

Ул Әнәс белән соңгы тапкыр сөйләшүен искә ала. «30 ноябрьдә шалтыратты. Холодец ясау турында сорашты», – ди.

Бу хатын абыйсы югалуын да шунда ук белеп алмаган. Аның кызы бала тудыру йортында булган. Аннары күршесе шалтыратып, Әнәс өенә полиция килүен, ир-атның югалуын әйтә.

Сменага чыкмагач, аны эштә эзли башлаганнар. Җитәкчесе Әнәсне иртән эшкә барышлый кереп ала торган булган. Соңгы тапкыр Әнәс: «Күрешербез. Алла бирсә», – дигән. Нидер сизенгән булса кирәк, диләр.

Апасы Әнәснең фатирын карарга полиция белән бара. «Моңа кадәр бу малосемейкада булганым юк иде. Нәрсә югалганын да әйтә алмадым. Бүлмәдә шарфы калган иде, аны чыкканда кимәвенә гаҗәпләндем», – ди бу хатын. Бүлмәдә сугышу билгеләре дә булмавын әйтә.

Туганнары Әнәс Беляевны 2 ел эзли. Волонтерлардан да эзләүне яңартуны гел сорап торалар. Апасы күрәзәчегә дә бара. «Ул Әнәсне Боровецкий урманында, су янында эзләргә кушты», – ди.

«Без аннан да эзләдек. Мәетен булса да табарга теләдек. Аннары полиция абыйның өлешләрен Боровецкий күпере астына яшергәннәрен әйтте. Безгә шок булды. Әле дә башка сыймый», – ди ул.

Әнәс Беляевның үлеме турында карт әнисе әле дә белми. Туганнары аңа «ул акча эшләргә китте» дип аңлаткан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100