news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Курай авылында температура 58 градуска кадәр төшкән, урамда кошлар катып үлгән

news_top
Курай авылында температура 58 градуска кадәр төшкән, урамда кошлар катып үлгән
Фото: Наш Алтай

Соңгы көннәрдә Алтай краенда аномаль салкыннар хөкем сөрә. Федераль Гидрометүзәк «төбәккә һава торышы аномалиясе килде» дип хәбәр итә. Белгечләр «13 декабрьгә кадәр 40 градус суыклар булачак» дип фаразлый. Бу хакта ngs22.ru сайты яза.

Алтай крае башкаласында 112нче лицей янында каргалар агач боткаларына берегеп, катып калган, дип яза «Инцидент Барнаул» телеграм-каналы.

Ә Алтай Республикасында тагын да салкынрак. Курай авылында яшәүчеләр 58 градус салкынга зарланган, температураны күрсәтергә хәтта термометрларда баганалар да җитми. «Наш Алтай» телеграм-каналы язганча, мондый салкында урамда кошлар да катып үлгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар