news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күрәгә, кайса, өрек – аермасы нидә?

news_top
Күрәгә, кайса, өрек – аермасы нидә?
Фото: © «Татар-информ»

Күрәгә, кайса һәм өрек боларның барысы да киптерелгән өрек төрләре. Аларны яңа өзеп алынган җимештән аерып торучы төп үзенчәлеге – дымлылык аз (20 проценттан артмый), шикәр микъдары югары һәм калорияләр күбрәк булу. Бу турыда «АиФ» сайтында язалар.

Киптерелгән өрекнең кайсы төре икәнен формасы һәм тышкы кыяфәт буенча ачыкларга мөмкин.

Күрәгә – төшсез өрекнең яртысы. Җимешне икегә яралар, төшен алалар һәм берничә көн кояшта яки махсус җайланмаларда киптерәләр. Төсе – ачык сарыдан алып кызгылт-сарыга кадәр булырга мөмкин.

Кайсаның күрәгәдән аермасы: ул – төшсез, ләкин бөтен килеш киптерелгән өрек. Төшен җимешнең сабагы урыныннан сак кына чыгаралар, аннары кояшта киптерәләр. Төсе шулай ук кызгылт-сары, эче күрәгәдән йомшаграк. Гадәттә кайса зуррак та була.

Өректөшле килеш агачта киптерелгән өрек җимеше. Ул күрәгә һәм кайсага караганда шактый куе төстә була, ләкин бу аның тәменә йогынты ясамый.

Башка нинди киптерелгән җимешләрне «күрәгә» һәм «кайса» дип атарга мөмкин?

Без гадәттә «күрәгә» сүзен өрек белән генә бәйлибез. Әмма ГОСТ 32896-2014 буенча «күрәгә» – бу киселгән яки уртага ярылган җимешнең яртысы, һәм монда өрек кенә түгел, персиклар да керә. Шул ук документ буенча, «кайса» термины өреккә дә, сливаларга карата да кулланыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар