news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кура җиләгеннән как рецепты

news_top
Кура җиләгеннән как рецепты
Гөлшат Ганиева

Апас районы Урта Балтай авылында яшәүче Рузия Хантимерова кура җиләгеннән как ясау рецепты белән уртаклашты.

Как ясау өчен 1 кг җиләк һәм 150 грамм шикәр комы кирәк була.

Җиләкне чистартып, согы чыксын өчен, сүрән утта 10-15 минут пешерергә. Килеп чыккан массаны блендер белән изәргә, шикәр салырга. Җиләк пюресын болгата-болгата 30-40 минут, ягъни куерганчы пешерергә.

Фото: © Гөлшат Ганиева

Табага җәяргә, өстенә марля капларга һәм кояшта киптерергә.

Рузилә ханым әле, кышын чәйгә салу өчен, кура яфрагына блендер белән вакланган җиләкне (шикәрсез) агызып та киптерә.

Фото: © Гөлшат Ганиева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар