Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кура җиләге яфрагыннан чәй киптерү ысулы

news_top_970_100
Кура җиләге яфрагыннан чәй киптерү ысулы
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Яз һәм җәй айларында бакчадагы җимеш агачлары яфракларыннан кышка тәмле чәйләр әзерләргә мөмкин. Моңа кура җиләге, чия, карлыган, җир җиләге һәм хәтта алмагач яфраклары да ярый. Алардан «кара» чәй ясар өчен, башта ферментация ысулы белән эшкәртергә, ягъни кәбестә тозлагандагы кебек әчетергә кирәк.

Кура җиләгенең яфракларын әчетеп һәм киптереп кара чәй әзерләүнең төрле ысуллары бар. Кура җиләгенең яфракларын чәчәк атканчы һәм чәчәк атканнан соң җыярга була. Җәй дәвамында куактагы артык яшь ботакларны кисеп ташларга туры килгән очракта да, яфракларын әрәм итмәскә кирәк – аларны кара чәй ясар өчен кулланырга мөмкин.

Коры көнне кура җиләгенең чистарак яфракларын җыярга, тузанлы булса, чүпрәк белән сөртергә. Кояш төшми торган урынга җәеп, 12 сәгать яки, кирәк икән, тулы 1 көн дәвамында киптерергә. Шуннан соң яфракны учка алып кыскач, ул бөгәрләнергә, әмма инде сынмаска тиеш.

Кипшенгән яфракларны полиэтилен пакетка салып, 1 тәүлеккә туңдыргычка куярга (ашыгыч булмаса, туңган килеш күпме сакланса да ярый). Туңгач, аларның суы яхшырак бүленеп чыга, ә ул ферментация үткәрү өчен кирәк.

Чәй өчен яфракларны ничек тә вакларга (урарга, кискәләргә һ.б.) ярый. Иң җиңел ысул – иттарткычтан чыгарту. Пакеттагы яфракларны туңдыргычтан алып җебетергә һәм иттарткычтан чыгартырга. Болай эшләгәндә, аның суын чыгару өчен уып торасы да юк.

Аннары вакланган яфракларны эмаль яки пыяла савытка тыгызлап тутырырга (биеклеге 10 сантиметрдан артмасын). Өстенә тәлинкә белән авыр йөк бастырырга һәм юеш чүпрәк (кипсә, тагын юешләтергә) каплап куярга. Шул килеш яфраклар җылыда (+20дән +30 градуска кадәр) якынча 10-12 сәгать әчергә тиеш.

Ферментация үткән яфракларны соңыннан яхшылап киптерергә кирәк: мәсәлән, киптергеч җиһазда яисә газ мичендә. Әмма газ мичендә 50-70 градустан артмаган температурада, ишеген бераз ачык калдырып киптерергә. Тигез кипсен өчен вакыт-вакыт бутарга. Яфраклар, гадәттә, 1,5 сәгать эчендә кибә. Иң мөһиме – артык кибеп янмасын, югыйсә, бөтен тәме югала.

Мондый чәйне пыяла савытта яки чүпрәк капчыкта 2 ел сакларга мөмкин. Аны үзен генә яки башка үләннәр белән кайнар суда пешереп, шулай ук гадәти кара чәйгә кушып та эчәргә тәмле.

Башка җиләк-җимеш куаклары һәм агач яфракларын да әлеге ысул белән киптереп була.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100