Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кура җиләге ни сәбәпле вак булып үсә?

Кура җиләгенең вагын урманнан да җыеп алып кайтып була.

news_top_970_100
Кура җиләге ни сәбәпле вак булып үсә?
https://pixabay.com

Бакчачылар кура җиләге зур, сусыл һәм баллы булуын тели. Тик кайбер очракларда куакларда җиләкләр вакланып бетә. Моның берничә сәбәбе бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган. 

Кура җиләге куаклары картайса, җиләкләр дә ваклана. Куакларны 8-10 елга бер тапкыр яңартып торалар.

Куак төбендәге туфракта ашлама бетәргә мөмкин. Һәр ике ел саен кура җиләгенә тирес кертегез, җәен азофоска белән эшкәртегез.

Кура җиләге бик тиз үрчүне истә тотып, аны даими рәвештә сирәкләп торырга кирәк. Иске, корыган һәм авыру ботакларны алып ташлагыз. Алар яңа үсентеләргә комачаулый, туклыклы матдәләрне үзләренә алып бетерәләр.

Язын кура җиләге төбен йомшартырга кирәкми. Мульча салу хәерле. Йомшартканда тамырларга зыян килүе бар. Мульча салгач, туфрак йомшара, чүп үләннәре аз була, туфракның ашлы катламы саклана.

Кура җиләге авырый башласа, корткычлар артып китсә, аннан артык уңыш көтеп булмый. Куак авырмасын өчен, чәчәк атар алдыннан бродос сыеклыгы яки бакыр купоросы белән эшкәртегез, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100