
Печенье камыры өчен: 100 грамм атланмай, 1 йомырка агы, 180 грамм он, джем яки повидло, 4 аш кашыгы шикәр оны, пычак очында гына ванилин.
Бүлмә температурасында йомшарган атланмайга шикәр оны салып, бертөрле масса булганчы миксер белән болгатырга.
Аннары шунда ук йомырка агы салырга.
Бу массага иләнгән онны аз-азлап һәм ванилин салырга.
Йомшак камыр басарга һәм кондитер капчыгына салырга.
Табага пергамент кәгазе җәяргә һәм кондитер капчыгыннан кечкенә порциядә камыр чыгарырга. Печеньелар арасы 1 см чамасы булырга тиеш.
Һәр печеньеның уртасына бераз джем һәм повидло салырга.
Духовканы 200 градуска кадәр кыздырырга һәм печеньены 15-20 минут, кызарганчы пешерергә.
Күрәбия печеньесын суытырга һәм чәй янына бирергә.