Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күптән түгел генә өйләнешкәннәр иде». Башкортстанда яшь гаилә агуланып һәлак булган

news_top_970_100
«Күптән түгел генә өйләнешкәннәр иде». Башкортстанда яшь гаилә агуланып һәлак булган
https://pixabay.com/

20 апрельдә Башкортстанның Күмертау шәһәрендә Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге территориясендә Максим һәм Алена Боковлар белән хушлаштылар. Максим ЮХИДИ хезмәткәре булып эшләгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, 19 апрельдә Күмертау шәһәрендә биш катлы күп фатирлы йортның икенче катындагы фатирда 33 яшьлек ир-ат һәм 30 яшьлек хатын-кыз мәете табыла. Ир белән хатында ис газы белән агуланып үлү билгеләре була.

Мәрхүмнәрнең ЮХИДИда баш инспектор, полиция капитаны Максим Боков һәм аның хатыны Алена булуы ачыклана. Алар күптән түгел генә - бер ел чамасы элек – өйләнешкән, диелә бу хәбәрдә.

Өйдә үлгән йорт хайваннары да табыла. 

Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, полиция хезмәткәре иртән эшкә килергә тиеш була, тик вакытында килми. Хезмәттәшләре аның фатирына бара, ишекне ачучы булмагач, ватып ачарга карар кылалар. Өйдә хуҗаларның мәете табыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100