Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тагын күпме торсын? Барыбер үлә» Күрше төбәктә инсультлы әбине пневмониядән дәвалаганнар

news_top_970_100
«Тагын күпме торсын? Барыбер үлә» Күрше төбәктә инсультлы әбине пневмониядән дәвалаганнар
"Татар-информ" архивы

Ульяновск өлкәсендәге Сенгилей бистәсе хастаханәсендә олы яшьтәге әбине 8 көн буена пневмониядән дәвалаганнар, ә аңа инсульт булган. Туганнары чаң какса да, әбине коткарып кала алмаганнар. Әбине Ульяновск хастаханәсенә бик соң китергәннәр. Сенгилей табиблары исә бу вакытта әбигә ярдәм итеп булмый, аңа барыбер үләсе инде, дип ышандырмакчы була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Сенгилей табиблары әбигә инсульт булуын да аңламаган, диагнозны, бер атна узгач, өлкә хастаханәсе табиблары билгели. Ләкин бик соң була. Мәрхүмә әбинең оныгы Елена «КП» сайтына шул хакта сөйли.

Әби көзен ОРВИ белән авырый, аннары терелә башлый, ләкин бер төндә ул караваттан егылып төшә һәм сөйләшә алмый башлый. Туганнары ашыгыч ярдәм чакыра. Аны биредәге хастаханәгә илтәләр, һәм табиблар «ике яклы пневмония» диагнозы куя, үпкәләрендә метастазлар бар, дип шикләнәләр.

«Әбине инфекция бүлегенә салдылар, без, чиратлап, аның янында кизү тордык. Аның хәле начарлана барды, ул аңына да сирәк килә иде. Табиблар аны гомумән диярлек карамады. Без шәфкать туташлары янына үзебез бардык, табиб чакырырга сорадык, ләкин алар табиб чакырудан баш тартты. Көч-хәл белән аларның безнең янга керүенә ирештек», – ди Елена.

Башта алар, әби терелә, дип өметләнә, ләкин аның хәле көннән-көн начарлана. «Табиблар антибиотиклар, капельница биреп, пневмония дәвалады. Мин табибларга ышандым», – ди ул.

Ял көннәрендә алар белән медбрат булып эшләүче егет кала. «Әни аңа әбинең сулыш алуы начар булуын әйткән. «Ә сез аның бөтенләй сулыш алмавын телисезме?» – дигән егет. Ул табиб чакырудан баш тарткан. Кан басымын ешрак үлчәргә сорагач, үзегез аппарат алып килеп үлчәгез, дигән. Без нишләргә белмәдек», – ди әбинең оныгы.

Аннары Елена әбисен өлкәгә күчертергә тырыша башлый. Ләкин медицина хезмәткәрләре әбинең үлеп баруын әллә күрми, әллә күрергә теләми, алар туганнарның сүзләрен көлкегә ала.

«Әни шәфкать туташына мөрәҗәгать итә, ярдәм сорый. Ул: «Сез аның хәле начарлана баруын күрмисезме әллә? Сез яхшырыр дип уйлыйсызмы? Ул тагын күпме яшәсен инде? Барыбер үләсе, аны аякка бастырып булмый инде», – дип җавап биргән», – дип сөйли Елена.

Елена сүзләренчә, медицина хезмәткәрләре әбинең карт булуын, барыбер үләсе икәнен, шуңа күрә ярдәм итәргә дә кирәк булмавын күрсәтә. Ләкин туганнары бирешми, алар соңгы минутка кадәр әбине коткарырга тырыша.

Елена белән аның анасы әбине өлкәгә күчерттерүгә ирешә. «Җыена башладык. Мин әбигә «яратам», «зинһар, китмә» дидем. Әби көч-хәл белән күзләрен ачты. Кайчакта күзләреннән яшьләр чыга иде», – ди Елена.

Ульяновскида ачыкланганча, әбидә пневмония булмаган, аны инсульт суккан. КТдан карагач, аның үпкәләре чиста булуы да ачыклана. Тик инде соң була – 89 яшьлек әби үлә.

Елена табибларны җәзага тартуны көтми, әбине кайтарып булмавын аңлый. «Мин башка кешеләр белән мондый хәл булмавын телим», – ди ул.

Хәзер төбәктә Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү уздыра, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 гыйнвар 2023
    Исемсез
    хэерле кич, бездэ дә әтигә инсульт булган көнне табиблар кызганычка каршы последствия от ковида дип вакыт әрәм иттек. әтием аллага шөкер исэн эммэ вакытында лечение алмагач пастельга калды
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100