«Күпме сынауларны бергә уздык» - Илсөя Бәдретдинова Гүзәл Карамиевага җыр багышлаган
Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең якын дусты, концерт директоыр Гүзәл Карамиевага җыр багышлаган.
«Дусларга рәхмәт әйтә белү - иң кирәкле сыйфатларның берсе. Гүзәл Аликовнаны бу снипетта төшерү очраклы түгел, әлбәттә. Шатлык та да, кайгыда да янәшәгездә булырлык дуслар телим үзегезгә! Аликовна, Аликовнааауууууу... Рәхмәт сиңа! Күпме сынауларны бергә уздык», – дип тәкъдим иткән аны җырчы.
«Дуслык» җырының сүзләрен дә, көен дә Азат Нугуманов иҗат иткән, аранжировкасын Илдус Дәүләнов ясаган.
«Ниһаять, бүгеннән барлык музыкаль мәйданнарда. Бу җыр – иң якын дусларыгызга рәхмәт әйтү чарасы. Дусларыгызны җыр астында билгеләгез, ә мин сториста куярмын — бөтен дөнья белсен, янәшәгездә нинди гаҗәеп кешеләр бар икәнен», – ди Илсөя Бәдретдинова.