Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күпме сөйләшмәгән сүзләребез калды» – Эльмира Сөләйманованы дуслары искә алган

news_top_970_100
«Күпме сөйләшмәгән сүзләребез калды» – Эльмира Сөләйманованы дуслары искә алган
Фото: Эльмира Сөләйманованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

5 февральдә популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләймановага 42 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан социаль челтәрдә җырчыны дуслары искә алган.

Эльмираның дусты Алсу Хәсәншина үзәк өзгеч сүзләр язган, дип хәбәр итә «Шәһри Чаллы».

«Туган көнең белән, матуркаем, уйламаган көнем юк.

Матурым, ел саен туган көнеңә чакыра идең бит,

Барыбызны да бергә җыя идең.

Бик күңелле була иде....

Үзең шундый гади, якты күңелле кеше булдың бит, матур итеп елмаюларың әле дә истә. Тавышыңны ишетүем белән гашыйк булган идем, үзең курчак кебек матур идең, җаным, нык яратам, сагынам үзеңне!

Күпме матур җырланмаган җырларың калды, күпме сөйләшмәгән сүзләребез...

Урыннарың җәннәттә булса иде Раббым.

Мәңгелек йокың тыныч булсын», – дигән ул.

Фото: социаль челтәр

Шулай ук җырлар авторы, журналист Гөлинә Шәйхи дә вакытсыз вафат булган җырчыны искә алган.

«Бүген Эльмира Сөләймановага 42 яшь тулган булыр иде.

Миннән «Сине яратканны ташлама» җырын алганда ук, ул: «Бу – минем өчен язылган кебек. Минем язмыш», – дигән иде. Язмышларның тәңгәллеген әйтәм әле», – дип язган ул.

«Горурлыкта ялгыз калдырдың да

Китеп бардың миннән читләргә.

Миңа ярдәм кирәк булган чакта

Нигә кирәк иде китәргә?

Йөрәгемне бүлеп син икегә,

Алмаштырдың мине башкага.

Матурлар бик күп булса да алар,

Сине яратканны ташлама...»

Эльмира Сөләйманова 1982 елның 5 февралендә Чаллыда туган, 16нчы мәктәптә укыган. 2012 елдан «Барс Рекордс» продюсерлык үзәгендә эшли башлый. 2018 елдан – Татарстанның атказанган артисткасы. Ире белән бергә ике бала – малай һәм кыз тәрбияләп үстерәләр иде.

Ул 2022 елның 16 декабрендә вафат булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100