Кеше өчен шашлыкның оптималь порциясе – 200-300 грамм, ә ашказаны-эчәк тракты сизгер булса, 100 грамм, дип белдерде сөйләгән РИА Новости агентлыгына нутрициолог Антонина Цвинария.
«Итнең оптималь порциясе – 200-300 грамм, ашказаны-эчәк тракты сизгер булса – 100 граммга кадәр. Алкогольдән һәм десерттан баш тарту да файдага гына булачак», — ди белгеч.
Аның сүзләренчә, май бәйрәмнәрендәге табыннар еш кына ашказанында авырлык һәм уңайсызлык хисенә китерә. Моның төп сәбәпләре – чамадан тыш күп ашау, майлы ризыкларның күплеге, ашаганда ашыгу һәм ризыкны спиртлы эчемлекләр белән кушу.
«Ашкайнату системасына төшкән йөкләнешне киметү өчен, гарнир сыйфатында җиңел, крахмалсыз яшелчәләр – кыяр, помидор, яшел тәмләткечләр сайлау яхшырак. Шашлык үзе яхшылап кыздырылган булырга тиеш, ләкин аның күмергә әйләнеп көюенә юл куймагыз», — дип киңәш бирә нутрициолог.
Ашкайнатуны җиңеләйтү өчен, бәйрәмнәргә берничә көн кала профилактика башларга була: даими рәвештә чиста су эчү, баллы, артык майлы ризыкларны һәм составында крахмал күп булган продуктларны чикләү мөһим, дип йомгаклый эксперт.