Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күпме кызларның йөрәкләрен ярдың»: Көрәшче Булат Мусин никах укыткан

news_top_970_100
«Күпме кызларның йөрәкләрен ярдың»: Көрәшче Булат Мусин никах укыткан

Танылган көрәшче Булат Мусин никах укыткан. Ул бу хакта үзенең социаль челтәрендә хәбәр итеп, сөйгәне Рәмзия белән фото урнаштырган.

«Көрәш җанатарлар»ы төркемендә Булат белән Рәмзияне котлаганнар.

«Котлыйбыз, Булат! Хәзер күпме кызларның йөрәкләрен ярып калдырдың», «Киресенчә, тынычланалар. Тамашачы кимер инде көрәштә», «Молодец, Булат! Котлыйбыз!» дип яза көрәштәш дуслары.

Булатның әнисе Рәмзия апа Мусина да үз «битендә», улы белән киленен котлап, фотолар урнаштырган. «Бәхетле булыгыз, балалар», – дип язган әни кеше. 

Фотолардан никахның «Ярдәм» мәчетендә узуын аңлап була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100