Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күпме көчебез кергән хезмәт...» Арча районы фермерының хуҗалыгында янгын чыккан

Бүген Арча районында Көтек авылында яшәүче Шакирҗановларның фермер хуҗалыгында янгын чыккан.

news_top_970_100
«Күпме көчебез кергән хезмәт...» Арча районы фермерының хуҗалыгында янгын чыккан

Арча районы Көтек авылында яшәүче Дамир Шакирҗанов – хатыны Нурзилә белән буш урында ферма булдырган кеше. Тырыш гаиләсе белән юкны бар итеп заманча фермалар төзеде, дәүләт программаларына кереп матди-техник базаны ныгытты. Авылдашларының пай җирләрен алып игенчелек белән дә шөгыльләнә башлады.

Бүген Шакирҗановларның терлекчелек фермер хуҗалыгында янгын чыккан. Социаль челтәрләрдә «Арчада ферма янган» дигән мәгълүмат таралды. Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин янгынның терлек комплексында булмавын әйтте. Терлек комплексындагы малларга зыян тимәгән.

«Ферма түгел ул, элеккеге подвал. Ул аны гараж итеп кулланды. Аны төзү өчен бернинди дә дәүләт ярдәме булмады. Дәүләт ярдәме белән Шакирзянов сөт комплексы салды. Комплекска бернинди дә зыян килмәде. Техникаларга да зыян килмәде. Гомумән, гаражның эчке ягы янмады, түбәсенә зыян килде», – диде Абдуллин «Интертат»ка.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәч, ярты сәгать эчендә утны сүндерә алганнар.

Дамир Шакирҗанов белән элемтәгә керә алмадык, ул әлегә сөйләшә алмавын, вакыты юклыгын әйтте һәм телефонны киленнәре Сәриягә бирде.

«Без янгын хакында сәгать өчләр тирәсендә ишеттек. Эшчеләр менеп хәбәр иттеләр. Ферма безнең өйдән ерак түгел. Әти белән әни шунда йөгерделәр. Ирем Надир бу вакытта өйдә түгел иде. Әле ярый мал-туарга зыян килмәде, Аллаһы Тәгалә саклады. Күпме көч, хезмәт кергән эшебез бит ул»,– диде Сәрия.

«Янгын сүндерү машиналары әле дә шунда эшли. Иске бәрәңге подвалын Дамир гараж итеп төзекләндерде, анда техникалар ремонтладылар. Шул подвалның түбәсе янган, ул җылытып эшләнгән иде. Янгын килеп чыгуның сәбәпләрен ачыклыйлар», – диде авылдашлары.

Дамир Шакирҗанов – 86-87нче елларда Әфган җирендә сугыш афәтен башыннан кичергән, «Батырлык өчен» һәм «Сугышчан хезмәтләр өчен» медальләре белән бүләкләнгән шәхес.

«Без Дамир белән күптәннән таныш. Бик тырыш, булдыклы кеше. Юктан, үз көчләре белән гаилә фермасы төзеделәр. Ә бүген заманча җиһазландырылган яңа тораклар төзеп, техникаларны яңартып, үзе бер кечерәк колхоз хәленә җиткерделәр. Авылга җан өреп яшәүчеләр», – диде Шакирҗановларның гаилә дусты Фәнис Тимашев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100