«Күпме көч кергән иде...»: Чаллыда танылган диджей йорт-җирсез калган
Диджей Иван Орлов гаиләсенә зур бәла килгән. Янгын чыгып Олы Шилнә авылындагы йортлары янып беткән. Бүген ул үзенең гаиләсе белән дусты фатирында Чаллыда торырга мәҗбүр.
«Җиргә якынрак буласы килде»
Чаллы шәһәрендәге танылган диджей Иван Орлов барысына да үз көче белән ирешкән кеше. Йортында янгын чыгуы турында «Челнинские известия» газетасы яза. Башта ул «Армада» төнге клубында диджей булып эшләп таныла. Соңыннан «Колизей»га техник директор вазифасына күчә. Гаиләле булгач, җиргә якынрак күченә. 2017 елда Олы Шилнә авылында әзер бурасы булган җир участогы алалар. Түбәсен ябалар, җирләрен эшкәртәләр, икенче елга беседка куялар. «Үзебезнең дача почмагы барлыкка килде», – дип сөйли Иванның тормыш иптәше Гөлнара.
2020 елда икенче балалары туа. «Ул вакытта беренче балабызга инде 12 яшь иде. Зур бәхет олы планнарга юл ачты. Кызыбыз саф һавада, яшеллектә, кояшта үссен дип, шәһәрдән авылга күченергә булдык», – дип өстәде ул.
Башта бу җирне сатып әзер йорт алмакчы булалар. Туры килерлек вариантлар тапмагач, алар Олы Шилнә авылындагы йортны төзеп бетерергә карар кылалар. Шул ук елны гаилә авылга күченә.
«Бик күп акча керттек. Иван шушы йортны бөтен күңелен биреп эшләде. Хәзерге эше төзелеш белән бәйле», – дип аңлата хатыны. Йортта 2,5 ел яшәгәннән соң янгын чыга.
«Документларыбыз да янды»
«Алдагы төндә кызыбыз начар йоклады, борчылды. Иртән аны балалар бакчасына илттек. Кайттык та, ашап-эчкәч, бераз ятып торырга булдык, төнлә бик арыган идек. Иван ял итә алмады. Аңа сервистан шалтыраттылар һәм ул машина ремонты турында сөйләшү өчен чыгып китте. Мин бик уяу йоклыйм, шуңа колагыма беруши тыктым. Күземне генә йомган идем, куркып килеп улым уятты. Ул өйдә компьютерда уйнап утырганда күз кырые белән генә төтен чыкканын күреп алган. Өй ишеге астыннан соры төтен керә башлаган. Ул минем янга йөгереп килде дә: «Әни, өй яна!», – дип кычкырды. Мин нәрсә булганын да аңлап өлгерә алмадым», – дип сөйли ул.
Гөлнара керә торган якка йөгереп чыга. Анда бик каты төтен була. Башта ул документларны алырга кирәктер дип уйлый, тик соңыннан өлгермәскә мөмкин икәнен аңлый. Гөлнара улын чакыра. Ул песине алып, тәрәзәдән урамга чыгара һәм үзләре дә чыгалар.
Инде урамга чыккач, алар йортның бер дивары тулысынча ут белән камап алынганын күрәләр. Шунда ук күршеләре йөгереп килеп, бассейннан су алып, чиләкләп су сибә башлыйлар. Утны инде җиңеп булмый торган була.
«Кинәт кенә дөрләп китте һәм түбәгә ут капты. Участокта инде торып булмый иде, без урамга йөгереп чыктык», – ди Гөлнара.
Ул шунда ук иренә шалтырата. Иван фаҗиганең ни дәрәҗәдә икәнен аңышмыйча, утны шлангтан су сибеп сүндерергә киңәш итә. Гөлнара хәлне аңлатып тора алмый, телефонын куя. Юлда кайтканда Иван берничә тапкыр хатынына шалтыратып карый. Иң беренче эш итеп, хатынын, улын кочаклап: «Ярый әле, сез исән», – ди.
Янгын сүндерүчеләр 10 минут эчендә килеп җитәләр. Йортның хәрабәләрен сүндерәләр. Барысы бергә тырышып, шул исәптән күршеләрнең ярдәме белән дә, Орловларның хуҗалык корылмаларының бер өлешен коткарып калалар.
Янгын чыгу сәбәпләре
Янгын чыгу сәбәпләрен әлегә кадәр белмиләр. Янгын сүндерүчеләр сүзләренә караганда, ут капкан. Тик нидән? «Янгын чыккан җирдә берни дә юк иде. Ут чыбыклары да, чүп тә – берни дә. Чүп башка җирдә тора. Әллә ут төрттеләрме дип тә уйладык. Берәү дә өй янына килгән кешене күрмәгән. Монда, бистәдә, барысы да күренә бит. Аннан ут төртергә сәбәп тә юк иде», – ди Гөлнара.
Алар мондый хәлне кылырлык дошманнары юк дип ышаналар. Бәлки, күрше участоктан очкын төшкәндер. «Һаваның кире тарту көче дә үз ролен уйнады, – дип саный хуҗабикә. – Мин чыгар өчен үз ягымнан тәрәзәне ачтым, ә улым үз бүлмәсендә мәчене ачып чыгарган».
Орловлар гаиләсе бернәрсәсез кала. «Йортыбызда барысы да эшләнеп беткән, барлык кирәк өй җиһазлары да, техника да бар иде. Берни калмады», – ди ул.
Гөлнараның сүзләренә караганда, аларга күршеләре һәм туганнары бик булышкан. Алар Иван белән бергә участокны янган чүптән чистартканнар. Тормыш өчен беренче кирәк-яракларны да алып килгәннәр. Дуслары торып торырга фатирын биргән.
«Күп кеше йорт-җиребезнең матур, чиста икәнен әйтә, иде. Элек миңа алай тоелмый иде. Иванга һәрвакыт тегене, моны эшләргә кирәк дип тукып тордым. Ә хәзер өебезнең чынлап та яхшы, чиста, якын булганын аңлыйм. Монда күпме көч кергән иде. Хәзер баш астында түбә булмагач, бик кыен», – ди ул.
Орловлар гаиләсе йортларын торгызырга уйлый. Төзелеш материаллары, акча кирәк. Булган әйберне кабаттан булдыру җиңел булмаячак.
«Безгә кешеләр ярдәм итте»
Юлия Гончаренконың йорты да 2021 елның маенда янгыннан зыян күргән. «Усадьба» дип аталган коммерцияле булмаган дачалар партнерлыгындагы агач корылма тулысынча янып бетә. Ул иминиятләштерелмәгән булган. Юлия ул вакытта йөкле була. Бер айдан соң бала таба.
«Безнең йортыбыз мансардалы иде, агач мунчабыз бар иде. Урамда төтен күреп алганда ашарга пешерә идем. Мунча якканнардыр дип уйладым. Урамга чыккач кына төтеннең ишектән чыгып торганын күрдем. Үзебез көчкә чыгып котылдык», – дип сөйли Юлия.
Аның сүзләренчә, биредә иң мөһиме төшенкелеккә бирелмәү.
«Йортыбызны торгызырга безгә күршеләр, танышлар, туганнар, дуслар ярдәм итте. Тирә-ягыбызда яхшы кешеләр шулхәтле күп икән. Алар безнең турыда төрле статусларга куеп, группаларга тараттылар. Безгә шуннан да ярдәм килә иде. Без белмәгән күрше авыллардан да кешеләр безгә ярдәм итәргә дип киләләр иде. Битараф килеш үтеп китмәгән һәр кешегә рәхмәтлебез. Ике ел тырышып эшләү нәтиҗәсендә йортыбызның беренче каты әзер булды. Өй агачтан түгел. Хәзер без шунда торабыз. Эшлисе эшләр күп булса да, кулларны төшерергә ярамый», – ди Юлия. Хәзер ул үзенең төтен исенә бик сизгер булуын да әйтте. «Әз генә төтен исен тойсам да, чыганагын тапмыйча тынычлана алмыйм. Курку калды ахры», – ди ул.
Торак-җирне иминиятләштерү
Ел башыннан Тукай районында 180 янгын чыккан, шуларның 28е бакчаларда, 43е торак пунктларда. Бу хакта «Челнинские известия» газетасына Тукай районының күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге өлкән инспекторы Артем Асеев әйтте.
Өч янгында кешеләр дә һәлак булган. Шуларның икесе дача участокларында, берсе Сәет авылында. Анда янгында 7 кеше һәлак булган иде, шуларның дүртесе балалар.
Ут чыгуның төп сәбәбе – электр үткәргечләренең төзек булмавы, шул исәптән җиһазларны дөрес тоташтырмау һәм озынайткычларны дөрес сайламау.
«Янгыннар еш кына мичнең артык кызуы аркасында да килеп чыга. Түбә һәм стеналар, түшәм арасындагы араны сакламыйлар. Әгәр мич заводта эшләнгән булса, паспортында аны урнаштыру кагыйдәләре күрсәтелгән була. Райондагы янгыннарның 98 проценты шуның аркасында килеп чыга», – ди инспектор.
Аның әйтүенчә, участокта һәрвакыт су булырга тиеш. Янгын вакытында скважинадан файдалану кыен, чөнки электр сүндерелгән була. «Электр әйберләрен куркынычсызлык өчен даими тикшереп торырга кирәк. Бакыр һәм алюминий чыбыкларны тоташтырырга ярамый. Утка тыгылган җиһазларның егәрлеген белергә кирәк», – ди Артем Асеев.
Инспектор сөйләвенчә, кеше кайгысы берәүне дә өйрәтми. «Районда барлыгы 20% корылма гына янгыннан иминиятләштерелгән», – ди ул.