news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев: «Күпме генә ял итәргә тырышсам да, килеп чыкмый...»

news_top

Эверест тавын яулап, шушы көннәрдә өенә кайткан Уфа блогере Рөстәм Нәбиев рухи арганлык хисе кичерүе хакында сөйләде.

Сторисларга чыгарга бернинди теләгем дә, көчем дә юк. Хәзерге вакытта бик нык рухи арганлык тоям. Күпме йокласам да, йокым туймый… Күпме генә ял итәргә тырышсам да, килеп чыкмый. Моның кадәр бушану хисен беркайчан да тойганым юк иде.

Яңадан тернәкләнү өчен вакыт кирәк, ләкин эчке энергиям юк, – ди ул үзенең сәхифәсендә.

Искә төшерәбез, Рөстәм Нәбиевның Эверест тавына экспедициясе ике айга якын дәвам итте. Рөстәм тауга кулларында күтәрелде һәм тарихка мондый катлаулы юлны кулларында узарга батырчылык иткән беренче альпинист буларак керде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар