Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күпме булса да, көтәргә ризамын»: махсус операциядән ялга кайткан Арча егете өйләнгән

Татарстаннан хәрби операциядә хезмәт итүчеләр кыска ялларын ничек үткәрүләре турында - «Татар-Информ”.

news_top_970_100
«Күпме булса да, көтәргә ризамын»: махсус операциядән ялга кайткан Арча егете өйләнгән

Мәхәббәтнең ныклыгы шатлык һәм кайгыда сынала, диләр. Ялга кайткан Рифат сөйгән кызы Ләйсән белән гаилә корган. Татарстаннан хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең кыска ялларын ничек үткәрүләре турында «Татар-Информ»да Эльза Кузнецова язмасында.

Арча районының Субаш-Аты авылы егете Рифат, ялга кайткан җиреннән, сөйгәне Ләйсән белән язылышкан.

Фото: © arskmedia.ru

«Күпме булса да, көтәргә ризамын. Исән-сау гына булсын»

Арча районының Субаш-Аты авылы егете Рифат беренчеләрдән булып махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнә. Соңгы 5 айда алгы сафларда була.

«Чыктык кына... Безнекеләрне кабат алгы сафка җибәрәләр, диделәр. Тизрәк бетсен иде инде, бөтен егетләргә дә җиңү белән кайтырга насыйп булсын», – ди хәрби.

Сөйгәне Ләйсән Үрнәк авылыннан, Арчадагы 3нче балалар бакчасында эшли.

«Аерылышуыбызны авыр кичердем, сүз белән генә әйтеп бетерә торган түгел, – ди Ләйсән. – Кыска ялга кайткач, өйләнешәбез, диде. Мин аның тәкъдимен кабул иттем һәм көттем. Тиздән тагын аерылышыр вакыт җитә. Ләкин мин аны күпме булса да көтәргә риза. Исән-сау гына булсын».

Язылышу тантанасы Арчаның мәдәният сараенда уза. Яшьләр имзаларын сала, өйләнешү турында таныклык ала, гомерлеккә бергә булырга ант итеп, туй вальсында бөтерелә. Әти-әниләре аларга бәхет тели.

Яшьләр имзаларын сала, өйләнешү турында таныклык ала, гомерлеккә бергә булырга ант итәләр.

Фото: © arskmedia.ru

«Тиешенчә итеп, никах та укыттык, – дип сөенә Рифатның әбисе Гөлфия апа. – Имин генә әйләнеп кайтсын, бәхетле генә булсыннар».

«Акча да, бернәрсә дә кирәкми, җаным гына янымда булсын иде», – ди яшь кәләш.

«Тыныч тормышта хайваннарны дәвалый, ә махсус операциядә – кешеләрне»

Спас районына да бер-бер артлы мобилизацияләнгән ир-егетләр кайта. Сергей Пугачевның да хаклы ялы башланган.

Сергей Пугачев – ветеринария клиникасында иң яшьләрнең берсе, ләкин хезмәттәшләренең хөрмәтен яуларга өлгергән инде.

Фото: © spas-rt.ru

Журналистларга Сергей белән элек үзе эшләгән ветклиникада очрашу җае чыкты. Беренче эш итеп, егет әти-әнисе йортында булганнан соң, хезмәттәшләре хәлен белешергә килгән.

Сүз уңаеннан, Спасс ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Булат Шәкүров егетне Казаннан ялга шәхсән үзе алып кайткан. Шунысын да әйтергә кирәк, оешмадагылар Сергейны бик якын итә. Махсус операциягә аны бөтен коллективлары белән озатканнар, матди һәм мораль ярдәм күрсәткәннәр.

Хезмәттәшләре аңа даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәреп тора, әти-әнисе турында да онытмыйлар. Шалтыраталар, килеп йөриләр. Мобилизацияләнгәннәр турында кайгыртып торучы оешмаларның бер матур үрнәге алар.

«Ул безнеке бит инде, без булмасак, кем аны кайгыртыр? Ул анда күпме булса, шуның кадәр ярдәм итәчәкбез», – диләр хезмәттәшләре.

Сергей Пугачев – ветеринария клиникасында иң яшьләрнең берсе. Әмма хезмәттәшләренең хөрмәтен яуларга өлгергән инде.

«Ә аның сыердан ничек кан алганын күргәнегез бармы? Професионалларча. Тәҗрибәле бөтен кеше дә алай эшли алмый», – диде аның турында бер хезмәттәше.

Һөнәр сайлауда исә егеткә бер очрак ярдәм итә. Бервакыт апасының сыеры бозаулый башлый, Сергей ярдәмгә килә. Ул вакытка күрше авылдан мал табибы Гомәр Галимов килеп җитә. Егетнең ничек оста итеп хайваннар белән эшләвен күреп, ул аңа ветеринарлыкка укырга киңәш итә.

Күрәсең, тәҗрибәле белгеч егеттә бу һөнәргә сәләт тә, хайваннарны яратуын да күреп алгандыр. Шулай итеп, Сергей Спас ветеринария берләшмәсендә эшли башлый. Казан ветеринария институтына укырга керергә дә җитешә. Ләкин узган ел аны мобилизацияләнүчеләр сафында хәрби операция зонасына җибәрәләр.

«Башта кыен иде, аннан солдат тормышына өйрәндем», – дип сөйли Сергей. Беренче медицина ярдәме күрсәтү тәҗрибәсе булганга, аны фельдшер итеп билгелиләр. Анда ул укол ясарга, яраларны бәйләргә, система куярга өйрәнә.

«Ярчык тиеп яраланучылар да бар, ләкин күбрәк соматик чирләр – салкын тию, ашказаны авырту, хроник чирләренең көчәюе белән мөрәҗәгать итәләр», – ди егет.

Кузнечиха авылыннан Нинель Садриева аның һәрчак ярдәмчел, эш сөючән, хуҗалыкчан булуын сөйли.

«Хуҗалыкта җыештырырга я нидер эшләргә кирәк булса, исенә төшермичә дә эшләп куя иде ул. Ә эшләре беткәч, тагын берәр нәрсә эшләргә кирәкмиме, дип сорый. Андый егетләр хәзер бик аз. Миңа өемдә мич салырга ярдәм итте, мич яккан саен, Сережаны искә төшерәм. Аны да, бөтен егетләребезне дә көтәбез. Авыл алар белән горурлана», – дип ассызыклый ханым.

Әнисе Василина Пугачева улы өчен борчылуын яшерми.

«Кайчакта элемтәгә чыкмый, билгеле инде, андый вакытта башта гел начар уйлар бөтерелә. Аннан шалтыратып, бар да тәртиптә икәнен сөйли. Безне тынычландыра, «Әни, безнең бар да әйбәт, ашарга-эчәргә бар, кием бар», – ди. Безгә көтәргә һәм догалар кылырга гына кала», – дип уфтана ана.

«Әтине көтмәгән идем, ул кайткач, хәтта елап җибәрдем»

Махсус операция зонасында Старый дип йөртелүче хәрби ялга кайткач, кызы Язиләгә сюрприз ясарга ниятли. Ул мәктәпкә чәчәкләр белән килә.

4 ай элек контракт төзеп, 47 яшьлек Чаллы кешесе хәрби хезмәткә китә. Мөмкинлек булуга, гаиләсе белән күрешергә кайта. Очрашу турында беркемне дә алдан кисәтми, дәресләр вакытында мәктәпкә килә.

«Мин әтине көтмәгән идем, ул килгәч, хәтта елап җибәрдем. Бик сагынган идем», – ди кызы.

«Иремнән хәбәр булмаган чактагы халәтне сөйләп аңлатып булмый»

Апас районының Табар-Черки авылыннан Родион Тимергалиев, якыннарын сөендереп, исән-имин ялга кайта. Хатыны Тамара иренең кайтуы турында дулкынланмыйча сөйли дә алмый.

«Ирем кайтасын алдан беркемгә дә әйтмәдек. Әнигә һәм балаларга сюрприз ясыйсы килде. Аны каршы алырга бардык. Очрашу алдыннан төнне ничек үткәргәнемне дә хәтерләмим. Иремне күргәч кенә, күңелем тынычланды. Бик сагынган идем», – дип сөйли Тамара ханым.

Апас районының Табар-Черки авылыннан Родион Тимергалиев, якыннарын сөендереп, исән-имин ялга кайта.

Фото: © apastovo.ru

Апас һөнәри училищесын тәмамлагач, Родион Тимергалиев Табар-Черки мәктәбендә оператор булып эшли. Узган елның 30 октябреннән мобилизацияләнә. Повестканы алуга, бернинди икеләнүсез, юлга җыена.

«Төрле вакытлар булды. Көнгә 2 тапкыр сөйләшкән вакытлар да, бөтенләй хәбәрләшә алмаган көннәр дә булды. Иремнән хәбәр булмаган көннәрдәге халәтне сүз белән генә аңлатып булмый. Алар 72 көн алгы сафларда булдылар. 21 гыйнварда гына әзме-күпме тыныч территориягә чыктылар. Ирем безне тынычландырып торды, бар да әйбәт булыр, дип ышандырды. Бернәрсәдән дә зарланмады», – дип дәвам итә Тамара.

Родион – 2 бала атасы. Кече улына 14 яшь, мәктәптә укый. Олысына күптән түгел 19 яшь тулган.

Бу гаиләдә ирле-хатынлы икесенең дә туган көннәре 7 майга туры килгән, аны Җиңү бәйрәме көнне билгеләп үткәннәр. Өстәп, 3 көн санаторийда ял итәргә җитешкәннәр.

«Ял бәйрәмнәргә мул булды. Тик рәхәт вакытлар бик тиз үтә шул. Әлбәттә, аерылышасы килми, шулай да, китәргә кирәк. Алда яңа шатлыклы очрашулар көтсен. Район җитәкчелеге һәм авылдашларга зур рәхмәт. Район халкы җыйган гуманитар ярдәмне алдык. Бигрәк тә, балалардан хат һәм өйдән хәбәр алу рәхәт», – ди Родион.

«Аның кайтуын дулкынланып, гаилә белән көттек»

Апастан бәхетле күрешү мизгелләрен татыган тагын бер гаилә – Каратун авылыннан Гөлира һәм Айрат Яппаровлар. Аларның уллары Ранис ялга кайткан.

Апас егете Ранис Яппаров әти-әнисе янына ялга кайткан.

Фото: © apastovo.ru

«Аның кайтуын барыбыз да дулкынланып көттек. Аллага шөкер, исән-сау күрергә насыйп булды. Күбрәк, бергәләп, өйдә булырга тырышабыз. Дуслары, якыннары белән күрешә», – дип сөйли Гөлира Яппарова.

Ранис, урта мәктәпне тәмамлагач, Апас аграр колледжында белем ала. Хәрби хезмәтне Һава-десант гаскәрләрендә үтә. Ноябрьдә повестка буенча мобилизацияләнә.

«Сугышчыларга җибәргән гуманитар ярдәм өчен авылдашларга зур рәхмәт. Без дә өйдән күчтәнәчләр җибәрә идек. Алар имин генә барып җиткән, тапшырганнар», – ди Ранисның әтисе.

«Әни кеше өчен улы белән очрашудан да зур бәхет юк»

Кызылтау авылына кыска вакытлы ялга тагын бер сугышчы – Раил кайткан.

Туган авылы Кызылтауга Раил әнисе янына ялга кайткан.

Фото: © apastovo.ru

«Әни кеше өчен улы белән очрашудан да зур бәхет юк. Үз күзләрем белән күреп, кочаклап алганчы, ышанып бетмәдем», – ди әнисе Рушания Вәлиева.

Раил армиядән кайткач, Казанда төзелеш тармагында эшли. 25 октябрьдә мобилизацияләнә.

«Улым кайткач, бөтен туганнар бергә җыелып, ифтар ашы үткәрдек. Аллаһ кылган догаларыбызны кабул кылсын. Ир-егетләре барысы да өйләренә әйләнеп кайтсын, якыннарын сөендерсен», – дип тели ана.

«Сезнең батырлык һәм каһарманлык – бар кешегә үрнәк»

Мөслим районыннан махсус операциядән ялга кайткан хәрби аңа алгы сафка хатлар язган мәктәп укучысы белән күрешкән.

Ялга кайткач, солдат Камилла укыган мәктәпкә килә, аңа җылы хатлары өчен рәхмәт әйтеп, күчтәнәчләр һәм истәлек бүләкләре тапшыра.

Фото: © muslumirc.ru

Фронт линиясендә чакта, башкалар Татарин дип йөртүче хәрби җылы, ихлас эчтәлекле балалар хаты ала. Хатны 4нче сыйныф укучысы Камилла язган икән. Анда хәрбинең күңел кылларын тибрәткән сүзләр була: « Башкалар качу ягын караганда, сез илне сакларга киткәнсез. Сезнең батырлык һәм каһарманлык – һәркем өчен үрнәк. Без сезнең исән-сау кайтуыгызны түземсезлек белән көтәбез. Җиңү безнең якта булыр, дип ышанабыз!»

Ялга кайткач, солдат кызны эзләп таба. Камилла укыган мәктәпкә килә, аңа җылы хатлары өчен рәхмәт әйтеп, күчтәнәчләр һәм истәлек бүләкләре тапшыра.

Башка хәрбиләр һәм ветераннар белән беррәттән, Татарин «Батырларга дан» акциясенә кушыла – Җиңү паркында 100 үсенте утыртуда катнаша.

«Солдат аяк астында, өрә-өрә, эте бөтерелә – хуҗасын таныган»

Ютазы районы Әпсәләм авылыннан Илмир Әминевның өенә ялга кайтасын якыннарыннан беркем дә белми. Ә менә район журналистлары бу турыда белеп ала һәм махсус сценарий әзерли.

Ютазы районы Әпсәләм авылыннан Илмир Әминевның өенә ялга кайтасын якыннарыннан беркем дә белми.

Фото: © yutazy.ru

«Чәчәкләр тотып, өйгә, хәрбинең әнисе янына башта без кердек, чәчәкләрне тапшырдык. Имеш, улыннан. Без якыннарны белән аралашканда, Илмир үзе дә килеп керде. Шуннан башланды! Кочаклашулар, шатлык күз яшьләре! Якыннарыннан тыш, солдатның аяк астында, өрә-өрә, эте бөтерелә, кулына үрелә – хуҗасын таныган!»

Ютазыдан икенче хәрби – Руслан Шакировны өендә гаиләсе хатыны, улы Илдар һәм кызы Азалия бик нык көтә. Көтеп алалар. Озак көтелгән кочаклашу, шатлык яшьләре һәм чиксез бәхет – барысын да кичерәләр.

Ютазыдан хәрби Руслан Шакировны өендә гаиләсе көтеп ала.

Фото: © yutazy.ru

«Шатлык һәм горурлык яшьләре белән каршылыйбыз», – диләр гаилә әгъзалары.

Хәтерегезгә төшерәбез: махсус операция зонасыннан хәрбиләр беренче ялларын март ае уртасында ала башладылар. Сугышчыларны ял белән тәэмин итүне Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында йөкләде. Ул ассызыклаганча, хәрбиләр ярты елга бер тапкыр һәм юлга вакытны исәпләмичә, ким дигәндә 14 көн ял итәргә тиеш.

Материал Гөлсинә Зәкиева, Айзилә Мөхәммәтҗанова, Эльмира Гайнутдинова һәм Ольга Стрелова катнашында әзерләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100