news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күпме акча алып эшләгәнне хезмәттәшләргә әйтергә ярыймы?

news_top

Эш бирүче хезмәткәрдән үз хезмәт хакының күләмен яшерүне таләп итә алмый, мондый таләп Россия Федерациясенең хезмәт законнарын бозу булып санала һәм 50 мең сумга кадәр штрафка китерергә мөмкин. Бу хакта «РИА Новости»га Олег Кутафин исемендәге университеты укытучысы Анастасия Колодяжная сөйләгән.

«Эш бирүче хезмәткәрне үз хезмәт хакы күләмен яшерергә мәҗбүр итә алмый. Мондый очракта хезмәт законнары бозылган өчен, эш бирүче административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин: юридик затлар өчен штраф 30 меңнән 50 мең сумга кадәр тәшкил итә», – дип аңлаткан Колодяжная.

Белгеч сүзләренчә, коммерция сере булып санала торган мәгълүмат исемлеге «Коммерция сере турында» федераль закон белән билгеләнә.

Аерым алганда, хезмәткәрләр саны, составы һәм хезмәт хакы системасы турында мәгълүматлар коммерция серенә керә алмый, дип билгеләгән ул.

Шулай ук ул хезмәт килешүе хезмәткәрнең хокукларын чикләргә яки аңа карата гарантияләрне законнарда каралган дәрәҗәдән киметергә тиеш түгеллеген өстәгән.

«Әгәр мондый шартлар хезмәт килешүенә кертелгән булса, алар кулланыла алмый (Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 9 нчы маддәсе, 2 нче өлеше)», – ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар