Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күпме әйттем улыма, кайт монда, дидем. Юк, әни, хәрби буласым килә, диде»

news_top_970_100
«Күпме әйттем улыма, кайт монда, дидем. Юк, әни, хәрби буласым килә, диде»
Лилия Шәймиева, muslumirc.ru

Мөслим районында махсус операциядә һәлак булган Илгиз Фәттахетдинов яшәгән йортка элмә такта куелган. Бу хакта Мөслим телевидениесе журналисты Лилия Шәймиева репортаж төшергән. 

Илгиз Фәттахетдинов 25 августта җирләнгән. Үзйөрешле артиллерия дивизионы идарәсенең взвод идарәсе бүлекчәсе командиры, сержант гвардиясенең топогеодезисты Илгиз Фәттахетдиновның һәлак булуы турында былтыр район башлыгы хәбәр иткән булган.

«Илгизебез ачык күңелле, елмаеп тора торган, ярдәмчел егет иде. Мәдәният йортында эш булган очракта, ярдәм итәргә әзер иде. Әнисә апа, чакырыгыз, киләм, диде. Спортка гашыйк иде. Гомумән, аның күңеле шулкадәр чиста иде, без аны бик сагынабыз», – дип сөйли мәдәният хезмәткәре Әнисә Биктимерова. 

Илгиз кечкенәдән хәрби булу турында хыялланган. Хәрби хезмәтен тәмамалагач, контракт төзеп, армиядә кала. Махсус хәрби операция башлангач, контракт буенча китә, 1 айдан соң һәлак була.

«Әни, мин отпусктан киткәч, контрактны озайтам, диде, – дип сөйли әнисе Ирина Фәттахетдинова. – Контрактны озынайтты да, шунда ук алып киттеләр. Алып китеп 1 ай да булмады, августның 10ысында хәбәр бирделәр. Күпме әйттем улыма: «Кайт монда, әйдә», – дидем. «Юк, әни, минем хәрби буласым килә», – диде».

«Гел бергә булдык, – дип сөйли туганы. – Кызык әйберләр искә төшә. Әйткәләшә идек тә инде. Шушылай булуы бик кызганыч. Гел уйламадым да. Гел кайтыр шикелле».

«Илгиз – мәктәптә иң актив укучыларының берсе. Хезмәтне бик ярата иде», «Бик актив булды. Спорт ярышларында актив булды. Шуңа күрә укучыларга да сөйләп торабыз», – дип сөйли укытучылары.

Ул, үлгәннән соң, «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән. Элмә тактаны әнисе һәм район башлыгы ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100