Свердловск өлкәсендә елгада коенганнан соң, яшь ярымлык кызның тәне кызыл таплар белән капланган. Бу хәл Уралдагы шифаханә территориясендә булган. Бу хакта «e1.ru» хәбәр итә.
Кызда церкариоз тапканнар, аны халык телендә «су коенучылар кычытуы» дип атыйлар. Бу – су кошларының гельминт личинкалары китереп чыгара торган паразитар авыру.
Иртән торганда баланың тәне кычыта торган кызыл таплар белән капланган була.
«Церкариоз кеше гомере өчен куркыныч түгел, ләкин, бик кычытып, дискомфорт тудыра. Аның турында күпләр белми, еш кына аллергия реакциясе дип кабул итәләр, ә инде авыр очракларда дерматовенерологларга баралар. Андыйлар сезон дәвамында дистәләрчә була», – дип сөйләгән Свердловск тире-венерология диспансерының баш табибы Марина Уфимцева.
Паразитлар (церкарияләр) гадәттә зур булмаган һәм җылы сулыкларда яки күлләрдә үрчи. Су тигәч, личинкалар кешенең тәненә үтеп керә һәм аллергик реакция китереп чыгара.
Авыруның төп билгеләре – көчле кычыту, әрнү, вак кызыл таплар чыгу, сулы бетчәләр барлыкка килү. Кайвакыт температура күтәрелә, хәлсезлек барлыкка килә.
Паразитлар эләкмәсен өчен, үлән баскан сай урыннарда, сазлыклы күлләрдә һәм буаларда, шулай ук үрдәк һәм акчарлаклар күп булган урыннарда коенмаска киңәш ителә, диелә хәбәрдә.