Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кытай гирляндасыннан чыккан янгында ике бала үлгән

news_top_970_100
Кытай гирляндасыннан чыккан янгында ике бала үлгән

Кичә, якшәмбе кичендә, Мәскәүдә күпкатлы йортның 10нчы катында янгын чыга. Фатирда 2 бала һәм аларның әтиләре була. Бу хакта Мәскәү буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән Губернiя Daily сайты хәбәр итә.

Ут капкан фатирдан коткаручылар 3 кешене, шул исәптән 4 яшьлек малайны һәм 8 яшьлек кызны алып чыгалар, аларны табибларга тапшыралар. Шулай ук өстәге катта яшәүчеләрне дә табиблар алып китә. Янгын сүндерүчеләр 30 кешене эвакуацияләгән. 25 квадрат метр мәйдандагы янгын сүндерелгән.

«Mash» хәбәр иткәнчә, балалар төтенгә тончыккан һәм «ашыгыч ярдәм» машинасында вафат булган. Аларның 49 яшьлек әтиләре исән калган, ул авыр хәлдә.

Янгынның сәбәпләре янгын-техник экспертизасы нәтиҗәләре буенча билгеле булачак. «Саксызлык белән кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

«Mash» мәгълүматлары буенча, ут Кытайда эшләнгән Яңа ел гирляндасындагы кыска ялганыш аркасында килеп чыккан, шуннан ут тәрәзә пәрдәсенә үрләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100