Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Купка халкы аптырашта: «Зур авылны мәктәпсез калдырырга җыеналар»

Кукмара районы Купка авылындагы гөрләп торган мәктәп нигә ябылган? Хәзер балалар кайда укыячак? Җирле түрәләр ата-аналарның зарын ишетәме? Бу турыда «Интертат» күзәтүендә.

news_top_970_100
Купка халкы аптырашта: «Зур авылны мәктәпсез калдырырга җыеналар»
Гөлназ Миңнеглиеваның шәхси архивыннан

Шушы көннәрдә безгә Кукмара районы Купка авылында яшәүче Гөлназ Миңнегалиева мөрәҗәгать итте. «Безнең авылдагы башлангыч мәктәпне ябалар. Хәзер балалар күрше авылга барып укырга тиеш була», — дип зарын сөйләде ул. Авылларда мәктәпләр ябылу бүгенге көндә гаҗәпләнерлек күренеш түгел. Бетеп барган авылларда балалар саны кими, димәк, мәктәпкә йөрүчеләр азая. Шуңа күрә соңгы елларда авыл мәктәпләрен берләштерү тенденциясе күренә.

Ләкин Зур Сәрдек авыл җирлегендәге Купка авылы мәктәбе андыйлар рәтенә керми. Башлангыч сыйныфта 23 бала укый, быел беренче класска 8 бала барасы булган. 1-4 класслар өчен бу яхшы күрсәткеч әле. Авыл үзе дә бетеп бара торганнардан түгел. Бүгенге көндә Купкада 485 кеше яши. Димәк, киләчәктә мәктәпкә баручылар да юк түгел. Шулай булгач, нигә мәктәпне ябарга булганнар? Хәзер сабыйлар кайда укыячак? «Интертат» бу мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышты.

Купка мәктәбе 1870 елда ук төзелгән. Дөрес, ул вакытта бина белем бирү оешмасы буларак түгел, ә мәчет итеп кулланылган. Бары тик 60 ел узгач, 1930 елда гына бу бина мәктәпкә әверелә. Шул көннән башлап, Купка мәктәбеннән кыңгырау тавышының өзелгәне булмаган.

Гасыр ярымлык тарихы булган бинаны нишләп япканнары аңлашыла башлады кебек. Бурадан төзелгән бинаның бүгенге көнгә кадәр җимерелми саклануы үзе дә шаккатырлык. 150 ел бит ул! «Агач бура, 150 ел түгел, 300 ел да тора», — диярсез. Әйе, тора. Ләкин мәктәптәге шау-шу, ыгы-зыгыны күз уңында тотарга кирәк. Көн саен әллә ничәшәр сәгать шул агач мәктәптә балалар чабышып йөрсен әле… Монда агач түгел, таш та түзмәс…

Чыннан да, мәктәп бинасы санитар нормаларга, янгын, террорга каршы таләпләргә туры килми, дип табылган. Шуңа да мәктәпне вакытлыча, яңасын төзегәнче, ябып торырга булганнар. Икенче сорау туа: яңа мәктәп кайчан булачак, һәм, гомумән, булачакмы? Купка халкын менә шушы мәсьәләләр борчый да инде. «Киләчәктә яңа мәктәп төзибез дип, безнең балаларны күршедәге Зур Сәрдек авылына җибәрерләр дә, ияләшкәч, төзеп тормаслар», — дип курка халык.

«Автобуска кадәр ике километр барасы»

Безгә мөрәҗәгать иткән Гөлназ Миңнегалиева сүзләренчә, балаларны Купкадан 5 километр тирәсе ераклыкта урнашкан Зур Сәрдек авылы мәктәбенә автобуста алып барачаклар. Әмма монда да кайбер кыенлыклар бар. Мәсәлән, укучыларга автобус тукталышына кадәр ике километр чамасы барырга туры килергә мөмкин.

«Хәзер балалар иртә таңнан торып, автобус белән шунда барып укыячак. 7 яшьлек баланы башта тукталышка кадәр чыгарырга кирәк бит әле. Безнең авыл эченнән асфальт үтми, таш кына. Автобус асфальт юлдагы тукталыштан алып китә. Ә ул тукталышның үзенә кадәр генә дә 2 километр барасы. 7 яшьлек баланы алай чыгарып җибәрергә бер кеше дә риза түгел. Шуңа күрә берәр чара күрергә кирәк.

Авылыбыз да бетеп бара торган түгел бит. Балалар бакчасына гына да егерме бишкә якын бала йөри. Минем балаларның олысына — 3, кечесенә бер тулып китте. Киләчәктә аларны Купка мәктәбенә бирергә исәп иде. Зур Сәрдеккә йөри торган булып калса, кыенлыклар туачак», — диде Гөлназ ханым.

Аның сүзләренчә, яңа мәктәп төзергә әллә кайчан вәгъдә иткән булганнар. Әмма бу вәгъдәләр буш сүз булып калган. «Авыл кешеләре мәктәп ябылуга каршы. Ата-аналар югарыга күтәрергә дип, ике-өч тапкыр хат та язып карады инде. Әйтәм бит, бер кеше дә хупламый моны. Булган мәктәпне япсалар, яңасын салсыннар иде инде. Сүз дә юк, мәктәп иске. 2008 елдан бирле яңа мәктәп салабыз дип вәгъдә итәләр, тик аны күргән юк әле», — диде ул.

Купкада яшәүче Гөлия Дәүләтшинаның Зур Сәрдеккә ике улы йөреп укыячак. Зурысы бишенче сыйныфка бара, кечкенәсе мәктәп бусагасын быел беренче тапкыр атлап керәчәк.

«Киләчәктә мәктәпне төзибез, диләр диюен. Ләкин Сәрдеккә йөртә башлап ияләнгәч, төземәскә дә мөмкиннәр. Шулай булыр дип куркабыз. Аның төзелешенә ышанмыйбыз да инде.

Моңа кадәр җимерелмәде бит. Яңасын салганчы, шунда йөреп торсалар да була иде. Ул мәктәпне ата-аналар болай да карап торды инде. Коймалар тоттык, чәчәкләр утыртырга урын әзерләдек. Әти-әниләр туфрак китерде. Аның ябыласын алданрак әйткән булсалар, алай ясап тормас та идек», — диде Гөлия ханым.

«Әти-әниләр балаларын үз машиналарында алып барачак»

Купка халкы, чыннан да, барысы бергә мәктәп ябылуга каршы чыккан. Авыл фельдшеры Гөлзия Нәҗмиева да балалар өчен кайгыра.

«Баланы автобуста йөртергә беребез дә риза түгел. Ярый, хәзер җәй. Калган вакытта нишләргә? Аның бит буранлы, яңгырлы көне дә була… Ничек балаңны шулай чыгарып җибәрәсең инде?! Ул автобус та гел булып тормый. Ул укучыларны йә Бердәм дәүләт имтиханнарына алып китә, йә ватыла. Күпчелек ата-ана балаларын үз машиналарында йөртәчәк инде. Әти-әниләрнең дә эшкә барасы бар бит. Алар баланы илтсенме, эшкә әзерләнсенме?

Автобус моңа кадәр асфальт юлдан алып китә торган иде. Директорның: «Уйлап бетерербез, автобусны авыл эченә кертербез», — дигән сүзе бар. Кертерләрме, юкмы… Әлегә билгесез», — диде ул.

Гөлзия ханымның улы аягын сындырган булган. Хәзер ул улы өчен кайгыра. Кайгырырсың да, балаңның сызланганын күрә торып, һәр көнне күрше авылга җибәрү бер дә рәхәт нәрсә түгел.

«Улым ярты ел өйдә ятты. Аягы да авырта әле барыбер. Мондагы укытучылар хәленә керә иде әле. Ә Сәрдектәге укытучының үзенең болай да 16 укучысы бар икән. Бездән тагын төшсәләр… Тагын бер мәктәптән киләсе әле анда. Менә шулай бер укытучыга 26 бала җыела. Ул укытучының игътибары һәр балага да җитәр дип уйламыйм.

Зур Сәрдектәге мәктәп тә бик зур түгел. Урын да юк дигән сүзләр булды. Чишенә торган урыннары да юк, класста чишенәләр икән. Укытучылар алышынгач, балаларда төшенкелек тә булырга мөмкин», — дип сөйләде ул.

Купкада мәктәп кенә түгел, башка объектлар да начар хәлдә, ди Гөлзия Нәҗмиева. «Безнең авыл мәктәбе — Зур Сәрдек мәктәбенең филиалы. Безнең мәктәпкә балалар кереп тора иде әле, ел саен 6-7 бала беренче сыйныфка бара. 485 кеше, 150дән артык хуҗалык, 120 бала гына бар бит авылда. Шушы зур авылны мәктәпсез калдырырга җыеналар.

Сәрдек авыл җирлегенә кергән авылларның һәрберсендә берәр яңа объект бар. Кайсында мәдәният йорты, кайсында медицина пункты. Ә бездә бернәрсә дә юк. Мин эшли торган фельдшер-акушерлык пункты 1986 елда төзелгән. Тәрәзәләреннән бик каты өрә. Балалар бакчасы да иске. Анысын 2022 елда җиткерәләр бугай инде. Мәдәният йорты да бик иске. Ник шулай бер әйбер дә юк икән бездә?» — дип зарланды фельдшер.

Зур Сәрдектәге гимназия директоры: «Бездә урын барысына да җитә»

«Зур Сәрдек мәктәбендә балаларга урын җитмәскә мөмкин», — дигән сүзләр дөресме? Купка балалары өчен күрше мәктәптә нинди шартлар тудырылачак? Болар турында Зур Сәрдек гимназиясе директоры Фидаил Мостафиннан сорадык.

«Авыл мәктәпләре арасында безнең мәктәп — иң зурларның берсе. Гимназиянең  филиалы бар. Барлык укучылар саны — 350. Аларның туксан дүрте филиалларда, калганы — бездә. Быел филиаллар белән исәпләсәк, беренче сыйныфка барлыгы 42 укучы керә. Шуларның сигезе Купкадан. Мәктәп 640 урынга исәпләнгән. Балаларга урын җитәрлек. Купка мәктәбе укытучылары безгә күчәчәк», — диде Фидаил Мостафин.

«Мәктәп вакытлыча гына ябыла»

Ни өчен күп еллар дәвамында Купка мәктәбендә ремонт эшләре үткәрелмәгән? Авыл халкына яңа мәктәп көтәргәме? Районның мәгариф идарәсе җитәкчесе шушы сорауларга җавап бирде.

Илфат Әхмәдуллин, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе:

Мәктәп ябылмый, аның эше вакытлыча туктатылып тора. Чөнки ул янгын куркынычсызлыгы, санитар, террорга каршы таләпләргә туры килми. Киләчәктә анда яңа балалар бакчасы һәм мәктәп салу күз уңында тотыла.

Кайчаннан бирле мәктәп салырга вәгъдә итүләрен әйтә алмыйм. Мин — яңа куелган җитәкче. Моңа кадәр мәктәп капиталь төзекләндерү программасына кертелмәгән булган. Ул бик иске бина. Шиферлары беткән, түбәсеннән су үтә. Һәр класста морҗа башы чыгып тора. Шуннан балаларга кирпеч төшсә… Аллаһ сакласын. Һәркемнең баласы үзенә кадерле. Без аларның һәрберсе өчен дә җавап бирәбез.

Шуны аңларга кирәк, бу балалар иминлеге өчен эшләнде. Безнең өчен беренче урында балаларның иминлеге, аларның яхшы шартларда, сыйфатлы белем алуы, - диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100