Новосибирскида күпфатирлы агач йортка ут төрткәннәр, шуның аркасында янгын чыккан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе җитәкчесе Константин Гаврилин белдерде, дип яза РЕН ТВ.
«Ленин районындагы торак йортка ут төрткән затны ачыклауга юнәлдерелгән оператив-эзләү һәм тикшерү эшләре комплексы үткәрелә», – дигән ул.
Күпфатирлы агач йортта чыккан янгында 4 кеше һәлак булган. Тагын 7 кеше зыян күргән, шулардан 3есе авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.
Якынча мәгълүматлар буенча, янгын мәйданы 600 квадрат метр чамасы тәшкил иткән. Йорт авария хәлендә дип танылган, һәм 2026 елга кадәр анда яшәүчеләрне күчерергә планлаштырган булганнар, диелә хәбәрдә.