Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күпердән төшкән автобуста 31 кеше һәлак булган, 10 кеше имгәнгән

news_top_970_100

Малида автобус күпердән төшеп киткән. Авариядә 31 кеше һәлак булган, 10 кеше имгәнгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Малиның Транспорт һәм инфраструктура министрлыгы бу турыда социаль челтәрләрдә язган. Фаҗига 27 февральдә кич белән Багоэ елгасы аша күпердә була. Әлеге урыннан илкүләм автомагистральнең Ниена һәм Куманту торак пунктларын тоташтыра торган юл уза. Автобус Буркина-Фасога таба бара.

Якынча белешмә буенча, автобус йөртүче идарәсен югалткан булуы ихтимал.

Имгәнгән кешеләргә табиблар ярдәм күрсәтә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100